Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа бистәдә мәктәп төзи башладылар

Быел беренче сентябрьдә Чаллының 37 нче бистәсендә бер ел эчендә яңа мәктәп бинасы төзелеп файдалануга тапшырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аны ачу тантанасында автокалада тагы бер мәктәп төзергә ярдәм итү турында әйткән иде. Инде шул идеяны тормышка ашыру башланды. Чаллының 36 бистәсендә яңа мәктәпкә нигез салына. Төзүчеләр инде бина буласы...

Быел беренче сентябрьдә Чаллының 37 нче бистәсендә бер ел эчендә яңа мәктәп бинасы төзелеп файдалануга тапшырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аны ачу тантанасында автокалада тагы бер мәктәп төзергә ярдәм итү турында әйткән иде. Инде шул идеяны тормышка ашыру башланды.

Чаллының 36 бистәсендә яңа мәктәпкә нигез салына. Төзүчеләр инде бина буласы җирдә котлаван казыйлар. Әлеге яшь гаиләләр күп яши торган районда бу мәктәпнең кирәклеге көн кебек ачык: күпләр балаларын өйләреннән ерак уку йортларына йөртәләр. Ә бу ата-ана өчен дә , бала өчен дә авырлык тудыра. Яңа мәктәп төзелсә анда 1224 укучыга белем алырга мөмкинлек туачак. Аны киләсе уку елына ачарга планлаштыралар.

2018 елда исә Чаллыда тагы ике мәктәп: Мәләкәс аръягы һәм 65 бистәләрендә төзелә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X