Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь Ленинчылар бульварында - фонтан (+фотолар)

Шәһәребездә 33 бульвар исәпләнә. Соңгы елларда республика программалары кысаларында аларның күбесе яңа төсмер ала.

Яшь Ленинчылар бульварында «Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы буенча икенче ел инде төзекләндерү эшләре бара. Бу бульвар 26нчы һәм 27нче комплекслар арасында урнашкан. Аның озынлыгы – 1,5 км. Бүгенге көндә эшчеләр юл салалар, ике яклап яктырту баганалы урнаштыралар, фонтан ясыйлар.
Яктырту баганалары һәм 2 метр биеклектәге су агымы булган овал формасындагы фонтан Мәскәү проспекты ягыннан төзелеп килә. Хәзерге вакытта җир асты резервуарының стеналары эшләнгән.
– Биредә инженер системаларын монтажлау эшләре бара. Күргәнегезчә, эшчеләр фонтан өчен бочкалар куялар, башка сүз белән әйткәндә, җылылык, яктырткыч бирә торган инженер корсункаларын. Шул ук вакытта монда су торбалары һәм канализация өчен траншеялар казылган. 20 нче августка без бу эшләрне тәмамларга тиеш, – диде подряд оешмасы прорабы Владислав Куклин.
Фонтаннан башка бу этапта амфитеатр, җәйге кинотеатр, кафе планлаштырылган. Тик әлегә бу объектлар төзелми.
– Аларына кайчан чират җитәр, белмим. Иске тротуарларны, түтәлләрне әллә кайчан алып ташладылар, - ди территориаль-иҗтимагый идарә җитәкчесе Венера Наумкина, ике өем туфракка күрсәтеп. – Шулай да эшләр әзрәк урыннан кузгалды. Әле кичә генә болар юк иде, җирне төзелешкә әкренләп әзерли башлаганнар. Күптән түгел Казаннан комиссия килеп китте, подрядчикларга шелтә ясадылар.
Комиссия әгъзалары беренче этапта ясалган эшләрне тикшереп, бүгенгесе көндә башкарыла торганнары белән танышып киткән. Белгечләр бульварны яшелләндерү буенча эшләрне башкарырга, былтыр ясалып бетмәгән юлларны ясап бетерергә кушкан. 
Яшь Ленинчылар бульварын реконструкцияләүнең беренче этабын башкару өчен республикадан 101 млн сум акча бүленеп бирелде. Бу акчаларга җәяүлеләр, велосипедлылар өчен юллар ясалды, эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар куелды. Быелга 50 млн сумлык эш калган.
Бульварга 33 видеокамера куелган.
– Кызганычка каршы, вандализм очраклары бар, – ди Венера Наумкина. – Чүп савытларының өске өлешләрен алып киткәннәр, балаларга рәсем ясау өчен куелган такталарны ватканнар. Видеокамера буенча бу кешеләрне эзләп табып, җәзага тартасы иде.
Бульварны төзекләндерү бик кирәк иде. Бу комплекста ике мәктәп, өч балалар бакчасы, бер рәсем мәктәбе, «Соцветие» хореография мәктәбе урнашкан.
– Без моны күптән көттек. Кызым рәсем мәктәбенә йөри, аннан кичен кайта. Ул бала өйгә кайтып җиткәнче, котым алынып тора, чөнки бульвар дөм караңгы иде, – ди Фәния Мөслимова. – Хәзер исә бульвар өстән дә, астан да яктыртыла. Ял итү урыннары да күп, биредә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлыклар тудырырлган. 
Балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары, батут бар. Алар төрле яшьтәгеләргә каралган. Эскәмияләр күп. Һәм иң кызыгы: алар берсе дә буш түгел. Өлкән яшьтәгеләр иртәдән кичкә кадәр ял итеп утыра.
– Искиткеч шәп бульвар, без карчыгым белән көне буе монда утырабыз, ашарга гына кайтабыз өйгә, - дип елмая 83 яшьлек Әдһәм Саматов. – Безгә бик ошый, мондый бульвар өчен мең рәхмәт. Яшебез дә бар бит инде, әллә ни ерак китеп булмый. Һәр көн бирегә чыгып йөрибез дә аннары утырып ял итәбез.
– Яшел агачлар күп булгач, һавасы әйбәт, – ди Тәрҗемә Хәйбулова. – Монда 40 ел торам. Бульварның яңартылуы кирәк иде. Ниһаять, җимерек плитәләргә матур, төзек асфальт юллар алмашка килде. Көн әйбәт булганда бирегә көн саен киләм. Кояштан ышыкланырга мөмкинлек бирә торган күләгәле урыннары бар.

Зөһрә ВӘЛИТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация