Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бала әнисенең туган көнендә үлгән

Кичә кичке бишенче яртыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү проспектлары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер һәлак булды.

Аны юлны җәяүлеләр кичүендә зур тизлектә баручы ВАЗ-2101 машинасы бәрдерә. Дәүләт автоинспекторлары сүзләренә караганда, 22 яшьлек машина йөртүче светофорның кызыл утына барган.
Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү органнары эшли.

Һәлак булган 15 яшьлек яшүсмер лингвистик лагерьдан кайткан гына булган. Аның исеме Альберт. Ул Чаллыдагы 58 нче мәктәпнең сигезенче сыйныфында укыган.
"Ходаем, ничек кызганыч. Кинодагы шикелле булды бу. Әнисенең бүген туган көне. Гаиләдә нинди фаҗига..." - дип язган социаль челтәрләрдә бер ханым.

Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча эш кузгатты (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу). 
Бүген яшүсмерне җирлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X