Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөзәр балл – тормышта өстенлек

Шәһәр тарихында беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыйган укучыларны хакимияткә чакырып хөрмәтләделәр.

“Олы тормыш юлындагы беренче имтиханнарны ничек уңышлы тапшырдыгыз! Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен старт бер төрле, ә финиш төрлечә. Тырышлык һәм укытучылар ярдәме белән сез иң яхшылар була алсагыз сез – көндәшлеккә сәләтле, өстенлекле яшьләр. Кайда укысагыз да туган шәһәрегез - Чаллы сезне көтә”, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Быел 26, 78, 19, 57 ,77, 79, 32,57, 2, 8, 34, 35, 36, 56, 60 мәктәп укучылары аеруча зур уңышларга иреште. 2000нән артык чыгарылыш укучысының 34%ының БДИ нәтиҗәләре 80-100 балл. 32 укучы иң югары баллга ия булды. Ике укучы: 57нчы гимназиядән Софья Петрова (тарих һәм җәмгыять белеме) һәм 78нче лицейдан Алексей Грунский (математика һәм информатика) ике имтиханны да 100әр баллга тапшырды.

- Математика һәм информатикадан имтиханнарны уңышлы тапшыруым өчен укытучыларыма һәм әти-әниләремә рәхмәтлемен. Тырышлыгым бушка китмәде, - диде Алексей Грунский.

Алдынгы укучыларга мэр - премияләр, укытучылар һәм мәктәп директорларына чәчәкләр бирде. Егет-кызларны имтиханнарга әзерләгән педагогларны август киңәшмәсендә дә бүләклиячәкләр.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация