Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Журналистлар ЮХИДИ идарәсе башлыгы белән рейдка чыкты

ТР ЮХИДИ башлыгы Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны ничек бетерүләрен тикшерде

 Чаллы журналистлары  Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов белән очрашты.
Ведомство башлыгы элек юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе нокталары булган һәм, гомумән алганда, Чаллы юлларының яңартылган өлешләрен тикшерде.

Чаллы буенча быел барлыгы 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Татарстан буенча андыйлар 101. ТР ЮХИДИ башлыгы сүзләренә караганда, ел саен «кайнар» урыннар кими бара.

- Без алга таба барабыз һәм юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны гына түгел, потенциаль куркыныч нокталарны да җиһазландырачакбыз. Чаллыда авария зоналары билгеләнгән, һәлак булучылар белән ике урын бар - чаралар күрергә кирәк, - диде Габделрахманов. - Тулаем алганда, Чаллы буенча без Башкарма комитет белән бергә планлаштырган барлык чаралар эшләнә.

Визит кысаларында Габделрахманов 104 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында булды, анда белем бирү автошәһәрчеге урнашкан. Администрациягә дүрт балалар велосипеды тапшырылды. Аннан идарә башлыгы Башкарма комитет белән киңәшмәгә юнәлде.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация