Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зифа Кадыйрова әсәрен «Нур» театрына кем биргән?

Популяр язучы Зифа Кадыйрова Башкорт дәүләт драма театры Чаллыга гастрольгә килгәч, халкыбызның яраткан артисты Фидан Гафаровка «Көтеп узган гомер» китабын бүләк иткән.

«Китап эченә «Шул рольдә сезне күрәсем килә» дигән язу да тыккан идем. 10-12 ел үтте, болар онытылды», – дип искә ала Зифа Кадыйрова.

Фиданның хатыны Фәридә ханым гаилә китапханәсенә ревизия ясаганда шул китапка тап булган һәм иренә: «Мә, театрга илт, режиссер куйсын», – дигән. Тик Башкорт дәүләт драма театры аны куймаган, Фидан Гафаров китапны «Нур»га илткән. «Фатыйма» драмасы бик уңышлы чыккан, анда 40лап артист уйный. Тиздән аны Чаллы тамашачысы да күрә алачак. Зифа ханым әйтүенчә, бер көнлек гастрольләр театр сәнгатен яратучы Чаллы өчен бик аз инде ул. 

Зифа Кадыйрова белән Зөлфия Галим әңгәмәсен тулысынча сайттан һәм газетабызның киләсе саныннан укырсыз. Көтегез, безне карап барыгыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация