Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Коръәндәге могҗизалар

Редакциябезгә язучы, драматург, публицист, режиссер Рабит Батулла килеп керде. Аңардан һәрчак җор сүз, тирән фәлсәфи фикер, кызыклы берәр вакыйга-истәлек ишетергә күнеккән инде без. Бу юлы ул «Коръәндәге могҗизалар» дигән китабының кулъязмасын алып килгән. Аллага инанмаганнар белән сөйләшү дип тә кабул итәргә кирәк аны. Кулдан-кулга йөртеп, бер тында укып-танышып чыктык. «Коръән...

Редакциябезгә язучы, драматург, публицист, режиссер Рабит Батулла килеп керде. Аңардан һәрчак җор сүз, тирән фәлсәфи фикер, кызыклы берәр вакыйга-истәлек ишетергә күнеккән инде без. Бу юлы ул «Коръәндәге могҗизалар» дигән китабының кулъязмасын алып килгән. Аллага инанмаганнар белән сөйләшү дип тә кабул итәргә кирәк аны. Кулдан-кулга йөртеп, бер тында укып-танышып чыктык. «Коръән ни өчен иңдерелгән?», «Дөньяның барлыкка килүе», «Адәмнең яратылышы», «Кабырга мәсьәләсе», «Хатыннар», «Ятимнәр хакы», «Ат ите», «Исерткечләр»... Һәр бүлек үзенчә кызыклы, гыйбрәтле. Шулардан кайбер өзекләрне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.



Ханымнар һәм туташларга, әниләргә, бала тәрбияләүчеләргә, хатыннарга
һәм ирләргә - гомумән, һәркемгә сабак алырдай язмалар тупланган җыентыкта.


Аллаһка якынаю
Атам-анам укытучылар иде. Алар мәктәптә эшләгән заманнарда дин сүгелә, мәчетләр җимерелә, Аллаһ йортларын иске-москы келәте итәләр яки клуб ясыйлар. Иманнары әйле-шәйле булганнар шундук алласызлар әтрәтенә язылды. Дин сүгеп, Алла юк, дип акырып йөрү бер модага әйләнеп китте. Атам да, анам да коммунистлыкка язылмады, шулай да алар ачыктан-ачык дин дә тотмый иде. Совет укытучысына Аллага ышанырга ярамый иде.

1933 елда әтием Мохлисулла әнием Мөкәррәмәгә өйләнгән. Әби авылның указлы мулласы Әшрәфҗан хәзрәтне никах укырга чакырган.
- Ындыр артлатып кына кил, хәзрәт, камунистлар сине күрмәсен, ату «никах укытты» дип, Мохлисул­ламны укытучылыктан алырлар! - дип кисәтергә дә онытмаган.
Әшрәфҗан хәзрәтнең бакча аша безгә килгәнен күреп, әтием аның каршысына йөгереп чыкан да:
- Кире борыл, хәзрәт, караңгыда килерсең! - дип, мулланы кире борган.



Язучылыкка тотынгач, мин һаман уйлана идем, Пуш­киннар лицейларында «Закон Божий»ны өйрәнгән, Тукайлар мәдрәсәләрендә Коръәнне яттан укыган. Бәлки, диннәрне яхшы белгәнгә аларның таланты шулай ачылып киткәндер? «Инҗил»не өйрәнеп, Пушкин поп булып китмәгән ләбаса, үзенә «буй җитмәслек шигъри һәйкәл» салган. Мәдрәсә бетереп, Тукай да мулла булмаган. Нәни Апуш «зуп-зур Тукай» булган.
Динне себереп түгеп, коммунист-дәһриләр татар язучыларын фәкыйрәйттеләр! Шуңа күрә күп язучы­ларыбызның әсәрләрендә тирән фәлсәфә кимегәннән-кими бара.
Соң өлгердек без. Мин Коръәнне бары тик илледән узгач кына өйрәнә башладым. Соң, бик соң. Иллегә чаклы үлеп киткән булсам, мин шулай шыр надан килеш китеп тә бара идем. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа форсат бирде, мин кулыма Коръән алдым.

Коръән - ул могҗиза. Беренче кат укып чыккач, әлләни исем китмәде, гап-гади сүзләр, кайсылары аңлашылмый, сүзен аңласаң да, мәгънәсенә төшенеп булмый. Кат-кат укыдым. Сораулар артканнан-арта барды. Үз галимнәребез Ногманины, Иманколый китапларын, төрек профессорлары әзерләгән тәрҗемә­ләр­не, тәфсирләрне, Америка, Лондон чыгарган, рус авторлары Крачковский, Порохова әзерләгән нөсхәләр­не кат-кат укыдым, һәм, ниһаять, 2000 елда «Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре» исемле китабым дөнья күрде. Ул татарча өч тапкыр, башкортча бер тапкыр басылып, таралып та бетте. Бу - тәрҗемә-тәфсир. Коръәнне төгәл тәрҗемә итү мөмкин эш түгел, аятьләрнең мәгънәләрен аңлатма аша гына укучыларга тапшырып була. «Аять­ләрнең татарча мәгънәләре» киң укучыга таралган, аннан имамнар да, шәкертләр дә файдалана.

Шушы китапның кат-кат чыгуы һәм укучыларның аңарга булган ихтыяҗы шактый сүзләр дә кузгатты. Кемдер бу китаптан канәгать түгел, кемдер булмаган хаталарны да «бар» дип, хезмәтемне кимсетергә тырыша, кемдер чын күңелдән миңа ярдәм итәргә теләп, матур киңәшләрен юллый. Мин ике якны да тыңлыйм, аларның сүзләренә колак салам, хата дөрес күрсәтелгән булса, шул кешегә рәхмәтләремне күндерәм һәм алда чыгасы китабымда ул ялгышны төзәтәм дә, шөкер.

Бу тәкъдим-тәнкыйтьләрне мин туплап бардым һәм шулар нигезендә тагын бер китап яздым. Бу китапта гади укучыга аңлашылмаган аятьләрне үземчә аңлатырга тырыштым.
Мин дин белгече дә, мулла да түгел, мин бары тик язучы, Коръәнне кимендә утыз кат укыган кеше һәм Коръән мәүзугында ялгышларым булса, төзәтүчеләр табылыр, иншалла. Адәм баласы хатадан хали түгел!
Бу дөньяның, Галәмнең, Әсманның (Вселенная), адәмнәрнең ничек барлыкка килүе турында кешелек иң борынгы заманнардан бирле уйлый. Күккә, йолдызларга карап соклана, табигать гарасат-кырылышлар вакытында куркуга кала. Һаман үз соравына җавап эзли: бу дөнья ничек яратылган, адәм каян килеп чыккан?

Изге китапларыбыз: Муса пәйгамбәргә иңдерелгән - Тәүрат (Тора), Даут пәйгамбәргә иңдерелгән - Зәбур, Гайсә пәйгамбәргә иңдерелгән - Инҗил (Еванг­лие), Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнне белмәвебез аркасында без күп еллар наданлык караңгы­сында, шомлы мохиттә, әхлаксызлыкның канунга әверелгән чорында яшәдек. Һәм килеп җиттек шикелле! Үзебезгә кул салыргамы, әллә Аллаһы Тәгаләнең тугры юлына кайтыргамы? Әллә шушы буталчык мохиттә әхлаксызлар ягына күчеп, хәттин ашып типтерергә, «яшәп калырга» кирәкме? Өч юл. Кателе нәфес (үзеңне үтерү) дин тарафыннан тыела. Димәк, соңгы ике юл кала.



Изге китапларда гөнаһка баткан халыкларның, хәттин ашкан калаларның юк ителүе турында хәбәрләр байтак. Ирләрнең, никахлы хатыннарның әхлаксызлыгы сәбәпле, Карун кебек байлыкка комсыз булганнарның кайсысын җир упкан, кайсысын яшен суккан, кайсысы суга баткан. Христиан илләрендә, Россиядә, шул хисаптан Татар-станда да хәттин ашканлык соңгы сиксән ел эчендә аеруча киң колач алды.
«Хәттин ашу» - Аллаһы Тәгалә куйган чикләрне бозу, артыгын кылану, тугры юлдан тайпылу, азгынлыкны максат итү дигән сүз. Балаларны ятим итү, уйнаштан бала табуны хөкүмәт дәрәҗәсендәге батырлыкка санау, исерткеч эчеп, тузынып йөрүнең гадәти күренешкә әверелүе, сәбәпсезгә кеше үтерү, халык малын талау, хатын-кызларны, балаларны көчләү кебек гайре табигый хәлләр артканнан-арта бара. Бәлки, чыннан да, ахырзаман якынлаша торгандыр?!

Гөлбакчада булган хәлләр
Аллаһы Тәгалә янында булган гаугалы вакыйганы хәтерлисездер? Газазил исемле фәрештә Аллаһы Тәгаләнең әмеренә арт биреп, яңа барлыкка килгән Адәмгә баш ими һәм шундук Иблискә әверелә. Алллаһы Тәгалә аны ләгънәтли. Иблис кешеләрне аздырырга Алла исеме белән ант итә.

Алла әйтте: «И-и, Адәм, син хатының белән бергә гөлбакчада яшәрсең. Җәннәтнең теләсә кай төшендә ризык җыегыз, ләкин бары тик менә бу агачка гына якын килмәгез. Бу агачның җимешен ашасагыз - икегез дә тугры юлдан язарсыз» - 2 (Бәкара), 35.

Иблис үзенең антына тугры кала һәм Адәм белән Һаваны вәсвәсәгә сала башлый:
«И-и, Адәм, - ди ул. - Мәңге яшәтә торган һәм иксез-чиксез хакимлек бирә торган агачны сиңа күрсәтимме?» 20 (Та-Һа), 120.
Иблис мәлгунь шулкадәр ышандырырлык итеп сөйли, бала кебек беркатлы Адәм белән Һава аның татлы сүзенә ышана һәм тыелган агачның җимешен татый.
«Шуннан соң аларның оят җирләре ачылды. Алар шундук матур гөлбакчада үсә торган агач яфракларыннан (оят җирләре өчен) каплавыч әзерли башладылар. Шулай итеп, Адәм Аллаһ сүзен тыңламады һәм юлдан язды». 20 (Та-Һа), 121.

Каплавыч киемнәр генә егет белән кызның җенси дәртен тыеп тора алмый, Адәм белән Һава якынлык кыла, ягъни Адәм белән Һава чын ир белән чын хатын булып китә. Беренче гөнаһны кем кылган: Адәмме, әллә Һавамы?

Христиан әдәбияты тулысы белән диярлек Һаваны гаепли: имеш, ул башта Иблис коткысына бирелгән: имеш, ул Адәмне якынлык кылырга мәҗбүр иткән. Хәтта исламчыларның да бәгъзеләре шулай уйлый: хатын-кыз бит ул оҗмахта да гөнаһлы булган, дип, җенси азгынлыкны тулысы белән хатын-кыз өстенә өя.
Исламда Адәмнең хатыны Һаваны гаепләү юк.
«Раббы әйтте:
- Мин сезгә ул агачка кагылырга ярамый, димәдемме? Вә шайтан сезнең иң хәтәр дошманыгыз, димәдемме?
Тегеләр әйтте:
- Йа, Раббыбыз, үзебезне харап иттек. Әгәр безне кичермәсәң, ярлыкамасаң, һичшиксез, зарар күрүчеләрдән булырбыз, - диделәр.
Раббы әйтте:
- (Иблис белән сез) бер-берегезгә дошман булып (Җиргә) төшегез. Сезгә Җир йөзендә, билгеләнгән вакыткача, тормыш итәр өчен җайлы урын булыр. Шунда яшәрсез, шунда үләрсез, шуннан (Кыямәткә) чыгарылырсыз, - диде. 7 (Әгъраф), 22-25.


Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә Иблисне дә, аның коткысына бирелгәннәре һәм гөнаһ кылганнары өчен Адәм белән Һаваны да гөлбакчадан сөреп, Җир йөзенә куып төшерә.
Алар анда яши торсын, без беренче кылынган гөнаһка яңадан кайтыйк.



«Беренче гөнаһны хатын-кыз кылган», «ул башта Адәмне котырткан», «Хатын-кыз үзбаш җан иясе түгел» кебек гыйбарәләр христиан әдәбиятында һәм тормышта киң таралган төшенчәләр. Христианнарча, Адәм белән Һаваның гөлбакчада тыелган җимеш ашаулары сәбәпле гөнаһ кылулары нәселдән нәселгә күчеп, бөтен кешелекнең гөнаһысына әверелде. Яһүдиләр вә христианнар уйлавынча, шайтан, җылан кыяфәтендә гөлбакчага кереп, башта анабыз Һаваны котырта, аннан соң Һава Адәмне гөнаһ кылырга өнди. Тәүратның 3:11-13 өлешен укыйбыз:
«- Мин җимешен ашама дигән агачтан җимеш өзеп ашадыңмы әллә? - дип сорады Раббы Алла.
Адәм:
- Яныма син куйган хатын ул агачтан җимеш өзеп алып миңа бирде, мин аны ашадым, - дип җавапланды.
Раббы хатынга әйтте:
- Моны син ничек эшли алдың? - диде.
Хатын әйтте:
- Мине җылан котыртты, шуңа ашадым, - диде».


Хатын-кызның фетнәче, җәнҗал чыгаручы дигән яманаты шул заманнардан килә. Мөселманнар да Израил чыганакларыннан килгән бу ялганның тәэсиренә дучар булды. Юкса, Коръән шайтанның һәр икесен дә котыртканы турында сөйли. (Төрек галиме Мәхмәт Гөрмәзнең «Муса Биги Җаруллаһ» китабыннан.)
«Шайтан котыртып (бу агачның җимешен ашасагыз, мәңге җәннәттә калачаксыз, дип), аларны (ялгыштырды, абындырды) юлдан яздырды». 2 (Бәкара), 36.
Коръәндә Иблис Һавага түгел, Адәмгә иң беренче мөрәҗәгать итә.
«И-и, Адәм, - ди ул. - Мәңге яшәтә торган һәм иксез-чиксез хакимлек бирә торган агачны сиңа күрсәтимме?» 20 (Та-Һа), 120.
«Ниһаять, алар икесе дә (тыелган җимештән) авыз иттеләр. Адәм Алланның сүзен тыңламады һәм юлдан язды». 20 (Та-Һа), 121.

- Күрәсез, Һава түгел, Адәм тыңлаусыз булып юлдан яза башта. Ашаганда да алар бергә ашый, димәк, Һаваның гаебе Адәмнекеннән артык түгел, ә бәлки икесенеке дә тигез. Һәрхәлдә, бу эштә башлап гамәл кылучы Һава түгел, Адәм, - ди Муса Биги.

Адәмнең гаиләсе
Күктәге гөлбакчадан Җиргә Адәм белән Һава аерым-аерым урынга төшәләр. Хәзрәти Адәм - Сәйлән утравына, хәзрәти Һава исә Җиддәгә тап була. (Бүген Җиддә -
Мәккәгә иң якын калаларның берсе.)

Озак вакытлар алар ялгыз башларына каңгырып йөри. Җир йөзендә аларның икесеннән башка бер акыл иясе юк. Тирә-якта җанварлар, киек-җәнлекләр, юлсызлык. Ләкин аларның икесе дә догалар белән туктаусыз Аллаһы Тәгаләгә ялвара, кылган гөнаһларын гафу итүен тели. Алар бер-берсенең кайда икәнлеген белмәгән көенчә, бер-берсенә якыная бара, һәм, ниһаять, Адәм белән Һава Мәккә янындагы Гарафат тавында очраша.



Күз алдына китерегез: ашарга-эчәргә, кияргә әзер гөлбакчадан башка кешеләр булмаган, кыргый арысланнар үкереп торган Җир йөзенә төшеп, еллар буенча каңгырып йөреп, йончылып, бер-берсен тапкан, бер-берсен өзелеп сөюче ике затның ничек куанганнарын сурәтләү шактый кыен булыр иде. Алар җылашканнар­дыр, шатланганнардыр, үбешкәннәрдер, йоклар урын әтмәлләп, кочаклашып ятып йоклаганнардыр.
Йоклаганнарының нәтиҗәсе буларак, Һава һәр тапканында да игезәкләр табып, аларның балалары кырыкка җитә. Игезәкләрнең һәрберсе дә бер кыз, бер ир-олан булып дөньяга килә. Сөбханалла, ишле гаилә. Беренче «Каһарман ана» медален Һавага бирергә кирәк булгандыр.

Балчыктан (химик-биологик составтан) бар ителгән ир белән хатыннан кешелек табигый (җенси) юл белән үрчи башлый. Үрчү сөрешен Коръән төгәл сурәтли.
«Без сезне юк дәрәҗәсендәге сыеклык тамчысыннан (орлыктан) яралтмадыкмы? Аны ышанычлы урынга (ана карынына) урнаштырдык. Мәгълүм бер вакытка чаклы». 11 (Мүрсәләт), 20-22.
«Хактыр ки, Без кешене катнашма яралгыдан ясадык. 16 (Инсан), 2.
«Сезне Аллаһы Тәгалә аналарыгызның карынында өч кат караңгылык эчендә яралтып, бүтән рәвеш-ләргә кертеп, дөньяга чыгарды». 39 (Зүмәра), 6.
«Сезне туфрактан, соңра нәсел орлыгыннан, аннан соң кан тамчысыннан (яралгыдан) яралткан, аннан соң бәби итеп (дөньяга) чыгарган...» 40 (Мөэмин), 67.
«Кеше ана карынына атылган бер нәсел орлыгыннан хасил ителмәдемени?» 75 (Кыямәт), 37.

Коръәндә аналыктагы яралгының сыекчадан (шәһвәт­тән, мәнидән, куерыктан) барлыкка килүе турында ун­бер тапкыр әйтелә. Шуларның берничәсен генә алып карыйк.
Бу сөрешне Коръән гаҗәеп төгәллек белән аңлата.
Иң башта гарәп телендәге «нотфә» сүзен тикшерик. Нотфә - тамчы дигән сүз. Тамчы (шәһвәт, ир кешенең нәсел орлыкларыннан торган) сыекча, сперма мәгънә-сендә килә.
«Адәмне Ул бер тамчы судан яралтты». 16 (Нә-хел), 4.

Хатынның нәсел орлыгы белән ир кешенең шәһвәте кушылудан хасил булган куерыкны Аллаһы Тәгалә хатын аналыгына (өч кат караңгылыкка) урнаштыра, ябыштырып куя.
«Сезне туфрактан, соңра шәһвәттән, аннан соң галякадан, аннан соң күзәнәкләре беленер-беленмәс җанлы ит кисәгеннән яралттык». 22 (Хаҗ), 5.

Аналыкның өч каттан торганы микроскоплар, рентгентлар, ультратавышлы җиһазлар, эмбриология, физиология, урология фәннәре үскәч кенә мәгълүм булды. Ана­лыктагы баланың - эмбрионның ничек итеп метаморфозик үзгәрешләр кичерә-кичерә җанлануы, тууы турында Коръән гаҗәеп төгәллек белән сурәтли. Ләкин Коръәндә һәм тәфсирле тәрҗемәләрдә «(ир кешенең) арка кимегеннән һәм (хатынның) күкрәк киме­геннән чыккан сыеклыктан хасил зат» дип языла. Моны күз алдына китерүе бик кыен. Нәсел орлыкларының берсе арка сөягеннән, икенчесе күкрәк сөягеннән хасил була алмый. Бәйрутта медицина факультетында эшләүче доктор А. К. Жиро бу аятьне болай тәрҗемә итәргә куша.



«Человек создан из воды изливающейся. Выходит она от соединения половой области мужчины с половой областью женщины». 86 (Тарик), 6, 7.
«Кеше, атылган су тамчысы кебек, сыеклыктан хасил ителде. Ул сыеклык ир кешенең һәм хатынның җенси әгъзалары кушылганнан атылып чыга».

Атылган су тамчысы - шәһвәт, мәни (сперма) дип тәрҗемә ителергә тиеш. «Арка сөяге» белән «күкрәк сөяге» - эвфемизм, ягъни җенси-назик хәлләрне башка әдәплерәк сүзләр белән алмаштырудан килә торган күренеш, дип яза Коръән белгече Мәүлана Али.

Киңәшем шулдыр ки: гомумән, бу назик гамәлләр турында киңрәк, төгәлрәк белер өчен Мәүланә Мөхәммәд Али «Священный Коран» (АКШ), Әхмәдия җәмгыяте (Лондон) чыгарган «Священный Коран», «Аль-Мунтахаб» (Казан) китапларын укырга кирәктер.
Балаларны тәрбияләү ысулларына багышланган Европа галимнәренең бер җыелышында бик күп нотыкчылар «яңа ысул» турында авыз суы корыталар. Имеш, балаларга мәктәптә чакта ук ир белән хатын мөнәсәбәтләрен ачыктан-ачык сөйләргә кирәк, балаларны кәбестә арасыннан да, коедан да алмыйлар, аларны күктән торналар да ташламый, ә бәлки ир белән хатын бергә йоклаганнан бала хасил була.
Бер гарәп галиме шулай әйтеп куя:
- Мөселманнар балаларына Коръәнне сигез яшеннән өйрәтә башлый. Ә Коръәндә ике җенеснең мөнәсәбәте хакында бик күп мәгълүмат тупланган. Шуңа күрә, - ди гарәп галиме, - мөселман илләрендәге балалар арасында көчләү, җенси мөнәсәбәтләр нигезендә башкарылган җинаятьләр Европа илләренә караганда, юк дәрәҗәсендә.



Хәдис
Үзем яши торган авылның мулласы мәчеткә җыелганнар алдында вәгазь сөйләвемне үтенгән иде. Бик риза булып бардым мин анда. Вәгазь кызык кына, җанлы гына барды. Бергә намаз үтәдек. Аннан соң озак кына сөйләшеп утырдык. Шулчак келәмдә аяк бөкләп утыручы агайларның берсе әйтеп куйды:
- Батулла әфәнде, синең атсыз бармагыңдагы балдак алтынмы ул? - диде.
- Әлбәттә, алтын, - дидем һәм шаяртырга уйлап: - Сыйфаты - 583! - дип тә өстәдем.
- Коръәндә ирләргә алтын тагу тыелган түгелме соң? - диде абзый.
- Бу нихәл бу, егетләр? Тоталар да: «Коръәндә шулай язылган, Коръән кушмый, Коръән тыя» дип лаф оралар. Коръәндә ирләргә алтын тагарга ярамый дип язылмаган.
- Мин белгән бөтен мәчет картлары ирләргә алтын тагарга кушмый.
- Ул сүз хәдистә, Коръәндә түгел.
- Хәдис икенче Коръән бит инде ул.
- Әстәгъфирулла! Авызыңнан җил алсын! Хәдисләрнең төрлесе бар. Әмма хәдиснең уйдырмалары да байтак. Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Гаден җәннәтләрендә... алтын беләзекләр тагып, нәфис атласлар, матур яшел парчалар киеп, гүзәл көрсиләрдә утырырлар». 18 (Кәһаф), 31; 22 (Хаҗ), 23;
35 (Фатыр), 33.

- Бәлки, Коръән хатын-кызлар турында гына әйтә-дер? - диде баягы агай.
- Мәүлана Али язуына күрә: хәзрәти Гомәргә Кисра каласыннан, фарсы шаһ-ин-шаһының алтын беләзеклә­рен алып кайтып бирәләр. Бу беләзекләрне хәзрәти Го­мәр углы Суракахка бирә, шуннан соң Сураках Аллаһка рәхмәт әйтә. Карагыз: Мәүлана Али, 1683 нче аңлатма. Димәк, ул вакытта ир-егетләр дә алтын беләзек таккан.



Бик актив булып чыкты ул агай, тагын сорады:
- Хәдисләргә без шик белән карарга тиешме? - диде.
- Хәдисләрнең бик күпләре Исламга каршы килми, аларның байтагы Коръәндәге вакыйгаларга аңлатма бирә, шөкер. Әйтик, шул ук Бохари туплаган хәдисләр җанга якын. Дин тотам, дип артыгын кыланганнарга, дин йолаларын артык катлауландырганнарга мин Бохари хәдисе белән җавап кайтарыр идем:
«Җиңеләйтегез, кыенлыклар тудырмагыз, игелек кылыгыз, исламнан биздермәгез. Бохари (59-68).
Аллаһ исеме белән кирәгеннән артык куркытучы вәгазьчеләргә Бохари хәдисе белән җавап бирер идем:
«Аллаһ дөньяны яралтканда әйтте: хактыр ки, минем нәфрәтемә караганда, миһербаным күбрәк булыр. Бохари (1116-3194).
Шулар өстенә хәдисләрнең Коръәндә булмаганны бәян итә торганы, Коръәнгә каршы килә торганнары да җитәрлек. Әйтик, намаз укымаган мөселманны үтерү, хатыннарны чадра-пәрәнҗә кигезеп интектерү, аерылышканда хатыннарны мирас хокукыннан мәхрүм итү, рәсем, музыка, һәйкәл кеби гүзәл сәнгать әсәрләрен хәрам санау.

Шул ук Бохари туплаган хәдисләрнең берсендә (1830-1846) Мөхәммәд пәйгамбәр мөселманлыгын ташлап, мөшриклеккә кайткан Ибн Хаталь исемле кешене үтерергә куша.
«Пәйгамбәр әйтте: чыннан да, Аллаһның йөзгә берәү тулмаган, 99 исеме бар, кем дә кем шул исемнәрне санап күрсәтсә - ул җәннәткә керер». Бохари (1103-2736).
«Мур (чума) чиреннән үлгән һәр мөселман кешесе җәннәткә керер. Бохари (1592-5732).

Сау-сәламәт чагында гөнаһлар кылган булса дамы? Бик ансат кына керәсе икән җәннәткә!
«Сул кулыгыз белән ашамагыз, эчмәгез, чөнки шайтан сул кулы белән ашый-эчә». Ханбәл, 2: 8, 33.
Сулагай кеше ни кылырга тиеш? Аның сул кулы уңының вазыйфаларын үти ләбаса.



Бая әйткәнемчә: Тәүрат, Инҗилләрне Коръән белән чагыштырып укырга кирәк. Хәдисләрнең дә Коръәнгә каршы килмәгәннәрен генә өйрәнергә кирәктер.
- Каян килә соң ул Коръәнгә каршы хәдисләр? - дип сорыйлар.
- Хәдисләр Мөхәммәд пәйгәмбәр вафатыннан соң 200 ел узгач кына туплана башлый, хәзрәти Мөхәммә-динең үзен күреп-ишетеп белгәннәр үлеп беткәч, бабасы атасына, атасы баласына, баласы торынына сөйләгән хикәяләр үзгәрә барган, булганы да, булмаганы да язылган. Телдән-телгә күчкән саен хатирәләр кыскара яки озыная бара. Әбием сөйли торган иде, кабак төше ашаган кеше, һичшиксез, җәннәткә керә, дип. Каян беләсең, дигәч, хәдистә шулай язылган, ди иде. Шуңа ышанып, мин гомерем буе кабак төше ашадым. Кабак бәлешен, кабак сумсасын, кабак төшен, кабак сутын үлеп яратам. Җәннәткә керерсең, дип, әбием миңа көйгән ипи, көйгән бәрәңгене дә ашап бетерергә куша иде. Сугыштан соңгы ач еллар, көйгән ипине дә ташларга ярамый. Уйдырма хәдисләр әнә шулай барлыкка килә торгандыр.
(Мөмкинлекләре мул булган кеше (аерылган хатынына) күбрәк бирсен. Кысан хәлле булган ир дә Аллаһ биргән кадәрлесеннән өлеш чыгарсын. Мөмкинлектән артыгын бирергә Аллаһ берәүне дә мәҗбүр итмәс. Аллаһ бер кыенлыктан соң җиңеллек тә бирер». 65 (Тәгабүн), 4-7.

Бу аятьләр хатыннарның ирләр белән тигез хокуклы икәнен ап-ачык сөйләүче дәлилләрдер.
Христиан илләрендә хатын-кыз - иркендә, мөселман илләрендә хатын-кыз коллыкта, дигән ялгыш караш бүген дә яшәп килә. Әмма Муса Биги моның киресен исбат иткән иде инде. Шулай да бу мәсьәләгә тагын әйләнеп кайтырга мәҗбүрбез.

Һәр милләт, һәр дәүләт олы яки кече дәрәҗәгә ирешә алган икән, бу сөреш ике Башлангычның (ир белән хатын) башлангычының никадәр тигез-тәңгәл булуыннан торган. Хатыннарны коллыкка төшерү зәгыйфьләнүгә, җимерелүгә, җиңелүгә китергән. Бу хәл Шәрык дәүләтләрендә чагылыш таба. Европа хатыннарга иркенлек биреп кенә регресстан котыла алды. Ләкин ир белән хатынның төгәл тигезлегенә хәтле ерак әле. Европа илләрендәге Кануннар кодексында хатын-кыз түбән дәрәҗәдәге җан иясе дип санала килә. Үзләрен бик мәдәниятле милләт дип санаган күп кенә дәүләтләрдә хатын (иреннән башка) мал-мөлкәт белән идарә итә алмый, шаһит буларак хөкемдә катнаша алмый, ул химаяче була алмый, сайлауларда аның хокукы кысылган. Кешелек тарихының оятына күрә, безнең мәдәниятле гасырыбызда христиан илләрендә фәхешханәләр чәчәк ата, бозыклык таратучы йортлар күбәя, хатын-кызларны кол итү, аларны сату-алу кебек ямьсез гадәтләр йолага кереп бара. Бу эшләрдә бары тик хатын-кызны гына гаепләү һич тә гадел булмас иде.



Техника хуҗа булган бу дөньяда хатын-кызга мөнәсәбәт тагын да катлауланды. Бозык ир хатын-кызга җенси рәхәт чыганагы итеп кенә карый. Аскет бәндә хатын-кызга иблис вәсвәсәсе итеп бага. Өйләнмәскә ант иткән монах хатын-кыз белән яшерен зина кыла. Боларның барысы да Бөек Канунны - Аллаһ тарафыннан иңдерелгән изге кагыйдәләрнең чиген узудан килә.
«Именно темная эпоха старалась сделать из женщины наложницу и няньку. И если высокая роль женщины как Матери, то именно Матери не семьи только, но Матери и великой Воспитательницы сознания народов. Потому, как сказал Великий Владыка: «Женщина, дающая жизнь народу, имеет право распоряжаться его судьбой. Хочу видеть Женщину у кормила власти, Совете министров, у всего строительтва». (Из писем Е. И. Р.)
Шулай итеп, адәм баласының тууы, аның яшәве хатын-кызның үзен корбан итүеннән килә. Хатын-кыз - корбан ителергә дучар зат. Башкаларның бәхете өчен үзен корбан итәргә әзер торучы зат - ул хатын-кыз. Ул безгә тормыш бүләк иткән, айлар буе күтәреп йөргән, имезгән, караган, үстергән зат.

Кешелек җәмгыяте упкын кырына килеп җитте, аны бары тик хатын-кыз гына коткарып кала ала.
Ирләр хатыннарны бозды, хатыннар - дөньяны. Әмма хатыннар үзләрен корбан итеп булса да дөньяны коткарып калырга тиеш.

http://syuyumbike.ru/tatar-doniyasy/goref-gadet/?id=2869

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X