Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда сак булыгыз

Сигез яшьлек малаена Rolls-Royc алып биргән

Кайчан руль артына утыртмакчы икән аны?

Язгы карантин вакытында “хезмәтчеләргә түләргә акча юк” дип, кеше рәтеннән бәла салган Киркоров 8 яшьлек улына 30 миллионлык машина алып куймасынмы?

  

НТВ телеканалына интервьюсында Филипп Киркоров улының шундый затлы машинасы барлыгын белдергән.

Rolls-Royceны улы 18 яше тулган көнне алачак.

 

Мартин, имеш, машиналар белән нык кызыксына, тизрәк рульгә утырырга тели икән.

“Улым ике яшеннән машиналарның маркасын таный инде, ди артист (һәр малайның теле шуның белән ачыла, югыйсә, тракторын да таныйлар әле безнекеләр). Rolls-Royce барлыгын белә һәм тизрәк йөртергә тели. Тик әлегә артта утырып йөрергә тиешлеген дә аңлый. Ә менә Алла-Викториябез патша кызы. Аңа кареталар ныграк ошый”,– дип шап суккан Киркоров.

Поп-король Алла-Виктория белән Мартин алып киләсе килен-кияүләрне көтә икән инде.

 

Мартин футбол белән мавыга бит. Бай әти улын бер Rolls-Royce алырлык уйный алмас дип курка микән ни?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы мәдәният артист эстрада азат тимершәех