Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Акчасыз да, машинасыз да калдылар

Авылга кайтып йөрергә дип машина алган идем. Әти-әнине Чаллыга алып килгәч, машинаның кирәге калмады. Гаилә советында киңәшкәч, машинаны сатарга булдык.

Сеңлемнең улы интернет аша сатып алучыны да тапты. Ни өчендер ул безнең белән кичке якта очрашырга булды. Документларны алып, билгеләнгән вакытта, кичке сигезләр тирәсендә ишегалдында очраштык. 

Машинаны бер егет үзенең кызына алып бирмәкче булган. Карадылар, машинабызны ошаттылар. Документлар барысы да тәртиптә. Акча бирү вакыты җитте. 

Сатып алучы кем беләндер телефон аша язышты. Ә без янында басып торабыз. «Мин акчаны «Альфа банк»ка сатучыга күчердем», – диде ул бер мәлне. Без барыбыз да гаҗәпләндек. «Ничек? Кемгә?.. Безгә акча килмәде», – дидек. Соңыннан бу кешенең мошенниклар ятьмәсенә эләгүен белдек. Баксаң, мошенниклар сатучы белән сатып алучы арасында үзләре өчен табышлы элемтә булдырганнар... Сатып алучыны безгә акча күчерсәң, машинагыз тагын да очсыз булачак дип ышандырганнар. 

Сатып алучы: «Акча сезгә килмәдеме?» – дип сораганда эш узган иде инде. Мошенниклар акчаны алгач, телефоннары «не доступен» режимына күчкән. 

Без исә расписканы ертып ташладык та, өйләребезгә таралыштык. Машина үзебезгә калды. Тагын бер ел аңарда йөрдек әле. Аннары саттык. Ә машина алырга җыенып, мошенниклар ятьмәсенә эләккән шәһәрдәшләр полициягә гариза язганнар. Ләкин аларны табу гадәттәгечә бик кыен... Шулай итеп алар акчасыз да, машинасыз да калдылар. 

Акча белән эш иткәндә кемгә күчерәчәгеңне йөз тапкыр тикшерергә кирәк. Яныңда машина хуҗасы басып торганда, әллә кая акча күчерүне мин наданлык һәм беркатлылык дип саныйм.

Фото: nao24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев