Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Чәчәктәй саф ятим кыз баланы рәнҗетеп, үзең дә рәхәт яши алмадың бит…»

Чыгарылыш кичәсеннән кайтып килгәндә Земфираның башына сугып мингерәттеләр. Арттан килеп суккан бәндәнең кем икәнен күпме эзләсәләр дә таба алмадылар. Җәй башының чалт аяз көнендә китереп орган яшенле яңгыр сыман тиздән кызның авырга калганы да билгеле булды.

Билгеле сәбәпләр аркасында әбисе белән генә үскән кыз, яшьлегенең иң матур мизгелләрен бүлтәйгән корсагы белән кеше күзенэ күренүдән оялып өйдә генә уздырды. Сыйныфташлары кайсы кайда таралышып укырга кергәндә ул өйдә бәби карады. Елый-елый күз яшьләре кибеп, үзен мыскыл итеп, көчләп киткән ирне каргады: “Мине рәнҗетеп зар елаткан бәндә гомер буе бала чырае күрмәсә иде”, дип теләде.

Бар вакытын баласына, кызы Самирасына, багышлады ана. Күз карасыдай, җил-яңгыр тидермичә, саклап үстерде. Баласы да тырыш, олыларны хөрмәт итеп, яхшы укыды, эшчән, тәрбияле булып үсте. Авыл җире булгач, хәбәр яшен тизлегедәй тарала бит, бергә укыган Алмазның хатыны бәби тапканда үлгән дигән хәбәр таралды. Соң гына сайланып өйләнсә дә, матур яшиләр, дигәннәр иде. Укыганда ук юаш вәс-вәсәгә тиз бирелүчән Алмаз җанына урын тапмый өзгәләнәдер инде. Берничә ай үтүгә, тол ир авылга әниләре янына кайтып төпләнде. Районга йөреп эшли башлады. Күрше авылда яшәсә дә, һәр кеше уч төбендәге кебек күз алдында,тикшереп кенә торалар. Ир берничә айлар уткәч, шәфкать туташы булып эшлүче Гөлнурга өйләнеп куйды. Хатынның да беренче ире белән эчкече булу сәбәпле, тормышы барып чыкмаган икән, аерылышканнар. Гаиләне тулыландырып малайлары туды. Сөенечтән нишләргә белми, күңелсез вакыйгалар азрак артка чигенде. Вакытлар узып, тормыш үз дигәненә акты. Самира укуын алтын медальгә тәмамлап, документларын югары уку йортына тапшырды, укырга кереп кайтты. Районнан ары ерак китә алмаган Земфира, кызы белән янәшә булырга теләп йорт-җирен сатып, кызы укырга кергән шәһәрдән бер бүлмә алуга иреште. Шәһәрнең шау-шулы тынгысыз көннәренә,төтенле һавасына ияләшә алмый изаланды. Узлэре яшәгән йорт артына урнашкан кафега табак-савыт юучы булып керде. Самира укып йөри, тик туган авылны сагыну сагышлану күңелне тырный,төшләргә кереп йөдәтә. Сабантуй буласы көнне сыйныфташлар белән очрашуга чакырып хәбәр килде Земфирага. Күрше-күләннән ары туганнары булмау сәбәпле моңарчы авылга кайтылмады.Ә бу хәбәр гомер иткән авылын күреп, килер өчен менә дигән мөмкинлек иде. Нинди күлмәкләр киясен,чәчләрен ничек җыясын уйлап, озак йокыга китә алмый ятты хатын.

Ике авылны берләштергән Сабантуй гөрли. Барсы да килеп күрешә, хәл-әхвәл белешә, бәйрәм белэн котлый. Барлык сыйныфташлар җыелып су буена очрашуга төшеп киттеләр. Күпме гомер уткән әмма әле генә мәктәпне бетергән кебек үзе,сагынышканбыз. Сөйләшеп сүзләр бетми. Кем кайда эшли, гаиләсе бармы? Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, сөйләшәбез, көлешәбез. Егерме сигез укучы арасыннан Фәнил юк, ул узган ел суга батып улгән иде, һәм Алмаз, аның ни сәбәпле килмәгәне билгесез.Таң алдыннан гына күршеләре Сания апаларнын верандасында йокыга киткән Земфираны елашкан-шаулашкан тавышлар уятты.
— Нәрсә булган, Сания апай?
— И-и-и балакаем, күрше Мөрсәлим авылыннан Алмазны беләсеңдер инде. Беренче хатыны бәбиләгәндә үлгән иде. Шуның икенче хатыннан туган биш яшьлек малае бәрәңге корты агулый торган агу эчеп агуланган. Больницага килеп житкәнче үлгән, ди бит бичаракаем, диде күз яшьләрен сөртеп. Сөт дип белеп эчкән, диләр. Алмазны житмәсә элмәктән тартып төшергәннәр, ди. Барыбер үземэ кул салам,Земфираның гына рәнҗешләре төште, мин боздым аның тормышын, дөреслекне белерләр, дип куркып яшәдем дигән.

Кылт итеп берничә дистә еллар элек булган вакыйгалар исенэ төште хатынның…
«Беркем белмәс дип уйлагансыңдыр инде, Алмаз…Чәчәктәй саф ятим кыз баланы рәнҗетеп, үзең дә рәхәт яши алмадың бит… Күз яшьләренең җирдә ятмаганын ишетеп тә белми идең мени соң син?»,  дип пышылдады хатын…

 

 

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев