Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кызымның сәламәтлеге өчен борчылам

Миңа хәзер кызым янында ит ашарга оят. Үзе бу турыда берни әйтмәсә дә, минемчә, аңа ничектер минем ит ашаганымны күзәтергә бер генә дә рәхәт түгел. Икенче яктан караганда, бу аның үз теләге, аңа беркем дә үлән ашарга кушмый.

Кызыма 12 яшь. Ул һәрвакыт хайваннарны җәлләде, башка балалар зоопаркларны яратса, ул, киресенчә, андагы җәнлекләр өчен борчыла иде. Ә күптән түгел кызым: «Мин вегетарианка мин, ит һәм балыкны бүтән ашамыйм», дип белдерде.

Бу хәл озакка бармас дип уйладым. Тик инде бер айдан артык вакыт үтте, ә ул һаман сүзендә тора. Минем өчен аның вегетарианка булуы бер дә рәхәт түгел. Элек эштән кайтып тиз генә пилмән пешереп яисә казылык кыздырып ашый идек тә тамагыбыз тук. Ә хәзер менә кызым ашаган яшелчә запенкалары, соевый кәтлитләр ясап интегәм.

Ул үзе никадәр тырышса да, ашарга пешерә алмый әлегә. Өебездә ирләр булмагач, моңа кадәр ашауга артык игътибар да биргәнебез булмады. Дөресен генә әйткәндә, миңа хәзер кызым янында ит ашарга да оят. Үзе бу турыда берни әйтмәсә дә, минемчә, аңа ничектер минем ит ашаганымны күзәтергә да рәхәт түгел. Икенче яктан караганда, бу аның үз теләге, аңа беркем дә үлән ашарга кушмый.

Һәм иң мөһиме, әле тулысынча формалашып бетмәгән организмга ит ризыкларыннан баш тартырга иртәрәк түгел микән? Аңа бит 12 генә яшь.  Балачактан вегетарианнар бармы сезнең арагызда? Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар хатларда тормыш

2
X