Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Табибка гашыйк булган Надя бурычка бата

Сөйгәне башта 100 мең, аннары тагын 200 мең, соңрак 500 мең сум кредит алдырта.

Надя апаны күптәннән беләбез. Бик авыр аның язмышы. Моннан берничә ел элек бер бәйрәм вакытында ире белән кияве арасында низаг чыгып, кияү кеше бабасын пычак белән кадап үтергән булган.

Надя апаның ире шундук вафат булган, ә кияүне, үтерүдә гаепләп, төрмәгә утыртканнар. Надя апа шул вакыттан кызы өчен дә, кечкенә оныгы өчен дә җаваплылык алып, гомере буе аларны кайгыртып яши. Кызы гына бу яхшылыкны аңламыйча, теләсә ничек яшәвен дәвам итә. Бүген инде буй җиткән Диләрә исемле оныгы да тәртип ягыннан әллә ни аерылып тормый. Әбисенең сүзен тыңламый, әйткәннәрен колагына да элми. Ә Надя апа шул «Диләрә кызым» дип яши бирә...

Ире вафат булгач та, янына чит ирләрне китерми Надя апа. Дөрес, күз атып йөрүчеләр дә, бергә яшәргә теләк белдерүчеләр дә, әллә нәрсәләр вәгъдә итүчеләр дә була, тик ул берсенә дә «әйе» дип җавап бирми. Башта кызының туры юлга басуын көтә, аннары оныгы Диләрәне карап гомер үткәрә. 

Надя апа Рафис исемле ир-ат белән очраклы рәвештә генә таныша. Ул – Санкт-Петербургтан калага кайткан табиб, сөйкемле Надяга шундук игътибар итә. Барысы да кинодагы шикелле башлана: Надяның биле авырта, бүсере кабара һәм дәваханәгә йөри башлый. Рафис хатын-кызга массаж курсы үтәргә кирәклеген искәртә. Надя көн саен дәваханәгә йөри, ир-ат назына күптән сусаган хатын Рафисның ягымлы эндәшүенә мөкиббән китә. Шуннан аларның мәхәббәт тарихлары башлана. Надяны Рафис хәтта үзе белән Петербургка алып китәргә теләвен әйтә, бергә яшәрбез, бик бәхетле булырбыз дип вәгъдәләр бирә. Тик болар барысы да буш хыяллар гына булып кала...

Соңрак Рафисның өйләнгән һәм ике баласы, хәтта оныклары барлыгы ачыклана. Ләкин бу Надя апага сабак булмый, ул тормышка «алсу күзлектән» каравын дәвам итә. Таныш-белешләренең сүзләрен ишетми. «Рафис мине генә ярата. Миңа өйләнәм диде», – дип бөтен кешенең авызын «томалап» куя. 

Рафис исә бер дә гади генә кеше булмый. Ялгыз, тол хатынның хисләрендә рәхәтләнеп уйный. Банклардан күп кредитлар алдырта. Барысын да Надя исеменә язалар. Имеш, ир-атның үзенә банкта акча бирмиләр, ниндидер аңлашылмаучылыклар килеп чыккан. Ә болай үзе түли ул аны, хатын-кыздан түләтә димени инде! Надя ышана. Башта 100 мең, аннары тагын 200 мең, соңрак 500 меңләп кредит алып, Рафиска бирә. Ә җыеп куйган акчаларыннан 5, 10, 20 меңләп биргәннәренең исәбе-хисабы юк! Кредитларын түләп кенә бетерә, табибы тагын килеп чыга. Матур сүзләр белән хатынның башын бутап китә дә, Надя тагын кредит ала. Танышлары да: «Картаймыш көнеңдә кредиттан кредитка, җитмәсә, кеше өчен түләп яшисең?! Күзләреңне ач! Шыр алдакчы кулына эләгүеңне аңламыйсыңмыни?» – дип тә әйтеп карыйлар. Акча түләр вакыт килеп җиткәч, Надя айнып киткәндәй була анысы. Тик Рафис килүгә тагын мәхәббәте уяна. 

Бер алданган кеше шулай алдана торгандыр инде ул. Күптән түгел генә Надя апага телефоннан шалтыратып: «Без бик танылган клиника. Озак еллар эшләп киләбез, клиентларыбыз да күп. Безнең клиника бөтен процедураларга да ташлама игълан итте. Бу супер отышлы акцияне сезгә дә тәкъдим итәбез: безнең клиникага киләсез, ә без сезгә теләгән процедураларыгызны бушлай үтәргә булышлык итәбез. Монда косметология дә, массаж да, төрле профилактик уколлар, системалар да керә», – дигәннәр. Һәм, беләсезме? Надя апа бик теләп ризалашкан, икенче көнне үк «супер клиника»га юл тоткан. 

Дөрес, аны бик яхшы каршы алганнар, үзләренең клиникалары, башкарыла торган процедуралар турында матур итеп сөйләгәннәр. Хәтта тәмле конфетлар белән сыйлап, шампан шәрабына кадәр китереп биргәннәр. Надя апаның организмына диагностика үткәреп, 10 курс массаж алырга, уколлар, системалар куйдыртырга һәм битен яшәртү өчен төрле кремнар сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Имештер, аның бите картайган, яшәртергә кирәк. Аның бите суламый, интегеп ята, ди. Соң 60 яше белән барган ханымның бите картаймыйча нишләсен, яңа туган сабыйныкы шикелле булмас бит! Надя апаның бер битенә шул ук мәлне яшәртүче крем сөрткәннәр. Икенче ягына сөртмичә калдырганнар. Чагыштырып карарга тәкъдим иткәннәр. «Әйе, чынлап та, аерма бар», – дигән Надя апа.

Соңыннан клиника хезмәткәрләре бар нәрсәгә ышанган хатын-кызга ниндидер кәгазьләр алып киләләр, бу процедураны ясадык, монысы чиратта тора, бары тик сезнең риза булуыгыз гына кирәк дип, матур сүзләр сөйлиләр. Һәм... барлык документларга да кул куйдырталар. Шуннан соң Надя апага чәй, тәмле сый-нигъмәтләр алып киләләр, үзләренчә «яхшылык» эшлиләр. 

Өйгә кайткач, бераз вакыт узгач, Надя апаның телефонына банк хезмәткәрләре шалтырата башлый. Аның кредит түләү вакыты килеп җиткән икән ләбаса! Шунда гына теге клиниканың аңа кредит рәсмиләштереп җибәрүләрен абайлап ала ул. Түләргә дә күп бит – 500 мең сум! Кай арада шундый зур суммага кредит ясап куйганнар диген син? 

Дөрес, Надя апа ул клиникага кабат бара, хәтта нәрсәдер дәлилләп тә карый. Тик аны тыңлап торучы буламыни соң инде?! Клиника хезмәткәрләре: «Без сезгә барлык процедураларны ясадык. Сез бит үзегез риза булдыгыз. Үз кулыгыз белән документларга кул куйдыгыз», – дип кенә чикләнәләр. Шуның белән Надя апаның авызын «ябып куялар». 
Алга таба нәрсә булган дисезме? Билгеле инде, Надя апаның әле табибы алып киткән акчаларга кредиты бар иде, инде хәзер 500 мең сумга яңа кредит өстәлде... Шуларны түләп бетерергә кирәк. Надя апа шуларны каплап бетерер өчен дип һаман да эшләп йөрүен дәвам итә... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев