Беләктә – көч, йөрәктә – хис!
Каратэны ялан кулы белән такта-кирпечләрне вата алырдай, авыртудан курыкмый торган һәм бер сугуда теләсә кайсы көндәшне аударырга сәләтле кешеләр үз итә. Каратэчы үсмерләребез сокланырлык уңышларга ирешә.
Шушы көннәрдә генә яшь спортчы – Балтач егете Раил Хөснетдинов каратэ буенча Татарстан Республикасының чемпионаты һәм беренчелегендә 1нче урын яулады. Ул Балтач гимназиясенең 6А сыйныфында белем ала. Без аны җиңүе белән котладык һәм әлеге спорт төре турында әңгәмә кордык.
– Раил, мондый зур җиңүгә ничек ирештең?
– Бу ярышка тренерыбыз белән тырышып, яхшылап әзерләнеп бардык. Анда үземнән 10 килограммга авыррак малай белән көрәшергә туры килде. Тырышлыгым һәм зур әзерлек нәтиҗәсендә 1нче урынны яуладым, дип уйлыйм. Әнием миңа кечкенәдән сабыр бала булдың, ди. Менә шул сабырлык, әти-әни, апам һәм энемнең яратуы, һәрвакыт ярдәмгә килүе, гел терәк булуы миңа булышадыр, дип уйлыйм.
– Спорт белән кызыксынуың кайчан башланды?
– Спортны күптән үз итәм. Кечкенәдән гимнастика, йөзү белән шөгыльләндем. Каратэга 4нче сыйныфта йөри башладым. Тренерым – Газизова Вәсилә Хәмит кызы. Ул бик түземле, гадел, һәрчак ярдәм итәргә әзер.
– Ни өчен нәкъ менә каратэ, ә хоккей яисә футбол түгел?
– Минем әтием яшьтән татарча көрәш белән шөгыльләнгән. Республика буенча призлы урыннар алган. Мин дә әти кебек булырга теләгәнмен, күрәсең... Ләкин бераз икенчерәк юнәлештә.
Каратэның туган ягы – Япония. Дөнья күләмендә аның белән кызыксынучылар аз түгел. Илебездә шөгыльләнүчеләр саны 200 меңнән артык.
– Ә син каратэның кайсы төре белән шөгыльләнәсең?
– Мин шөгыльләнә торганы киокусинкай, дип атала. Аның техникасы, нигездә, төрле төрдәге сугулардан тора. Ә якын дистанциядә терсәкләр һәм тезләр дә кулланырга ярый. Бердәнбер чикләү – башка сугарга ярамый.
– Каратэ – ул көндәшеңә каршы көрәш. Ә көрәштә авыртуларсыз булмыйдыр...
– Булмый шул... Шуның өчен дә без саклану чаралары – шлем, жилет киеп көрәшәбез.
– Каратэ буенча иң зур җиңүең кайсы?
– 2024 елның маенда Казанда киокусинкай-каратэ буенча Россия чемпионаты һәм беренчелегендә 1нче урын яуладым.
– Афәрин! Мәктәптә дә алдынгылар рәтендәме син?
– Әлбәттә! Барысына да өлгерәм. «4» һәм «5» билгеләренә генә укыйм.
– Спорттан кала, тагын нинди кызыксынуларың бар?
– Мин табигатьне яратам. Урман, су буйларында йөрим. Тагын бер яраткан шөгылем – җәйге ир-тәләрдә әти белән балык тоту.
Блиц-сораштыру:
– Көндәлектә яраткан киемең?
– Спорт киеме.
– Каратэда иң кирәкле өч әйбер...
– Чыдамлык, сабырлык һәм бу спорт төрен ярату.
– Синең өчен рәхәт ял кайда?
– Гаиләбез белән табигатьтә ял итү.
– Кайсы ризыктан беркайчан да баш тартмаячаксың?
– Әнием пешергән тәмле өчпочмактан.
– Кайда яшәргә теләр идең?
– Туган җиремдә.
– Хыялың бармы?
– Бар. Азия илләренә сәяхәт итү.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев