Аның биегән видеоларын күреп социаль челтәрләрдә дуслары арткан
Николай Севастьяновның пятачокка икенче тапкыр гына килүе, шулай булса да үзенең җанлы биюләре белән танылып өлгерде инде. Ул Росгвардиядә сакчы булып эшли, безнең бәйрәмгә эләгер өчен сменасын алмаштырган, төннән соң бераз черем итеп алырга да өлгергән.
«Үзем охранник булып эшлим. Биергә беркем өйрәтмәде, ничек тоемлыйм, шулай хәрәкәт итәм. Элек «Танцор диско» дигән кино бар иде, шуннан да бераз сеңеп калды. Биш-алты яшемдә олылар мине «Әпипә» көенә биетә иделәр. Аннан, үсә төшкәч, ояла башлыйсың бит инде. Аннары, бу исеректер, айнык кеше биеп йөрмәс, дияргә дә мөмкиннәр. Андый чакта хатын яклый: «Ул бит эчми», – ди. Ышанмыйлар. Керәшенчә биисезме, диләр. Ничек ишетәм, шулай биим».
Николай Севастьяновның социаль челтәрләр белән дуслыгы да элек чамалы гына булган. Узган «Пятачок»та биегән видеосы таралып, аны Интернет челтәрендә таныткан. «Элек «Шәһри Чаллы» газетасының каналларына да язылмаган идем, өйгә кайткач, эзләп таптым да язылдым. Башка социаль челтәрләрдә дә теркәлдем. Кешеләр төрле сораулар язып җибәрә. Кайберсе сорый: «Тиз хәрәкәт итәсең, монтаж ясыйсыңмы?» – диләр. Кызык булып китә». Аның артык популяр булуыннан тормыш иптәше дә көнләшә башлаган.
«Кичә бабай булдым, оныгым туды. Беренче онык!» – ди Николай Севастьянов шатлыгын яшерә алмыйча. Хәер, Николай әфәндене бала-чага күптән «бабай» дип йөртә икән инде.
«Мин унбиш ел инде Яңа ел бәйрәмендә Кыш Бабай булып киенәм дә, бөтен дусларны, балаларны, туганнарны йөреп котлап чыгам. Ике-өч кило конфет алам да, кеше күңелен күрәм, аеруча кечкенә балалар сөенә, алар чын күңелдән ышана бит. Бергәләп фотога төшәбез», – дип сөйли «Пятачок» герое.
Нет комментариев