Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Сәламәтлек

«30 градус эсседә сәламәт кешегә дә сакланырга кирәк»

Кызу көннәр бар кеше өчен дә уңайлы, рәхәт вакыт түгел.

Бүген 6 июль – Халыкара кардиологлар көне. 2000 елдан бирле билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм йөрәк авыруларына игътибарны юнәлтү һәм бу өлкәдә эшләүче табибларга рәхмәт белдерү йөзеннән булдырылган. Эссе көннәрдә аларга мөрәҗәгать итүчеләр аеруча арта. Чөнки хәтта сәламәт кешеләрнең дә кайберәүләре һава температурасының 27-30 градустан артуын авыр кабул итә. Аеруча, йөрәк белән бәйле авырулары булганнар өчен челлә – җитди сынау. Чаллының 5нче хастаханәсенең кардиологы Альбина Бәшәрова белән андый пациентларны һәм аларның сәламәтлеген ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштек.

– Альбина Шәрипҗановна, һава температурасы ничә градуска күтәрелгәндә йөрәге зәгыйфь кешеләргә урамга чыгудан сакланырга киңәш итәр идегез?
– Монда кешенең үзен ничек хис итүенә карарга кирәк. Кемдер 25 градуста ук хәлсезлек тоя. Ә инде 30 градуста хәтта сәламәт кешеләргә дә үзен кайгыртырга кирәк. Шунысы да бар, температура гына түгел, һаваның дымлылыгы да әһәмияткә ия, югарырак булган саен авыррак. Мондый шартларда бакчада казынырга яратучы апа-абыйларга 10 белән 16 сәгать аралыгында күләгәдә торырга яисә өйләренә кереп ял итәргә киңәш итәм, һичьюгы җиңел эш башкарыгыз. Юкса, кояш сугарга мөмкин.

– Кояштан тыш җылы сугарга (тепловой удар) да мөмкин. Аерма нәрсәдә?
– Җылы сукканда кеше кояшка чыкмаска да мөмкин. Әйтик, кызу көнне киемнәре калын, суламый торган тукымадан булса. Ике очракта да ярдәм бер үк төрле күрсәтелә. Пациентны салкынча яисә җиләс бүлмәгә кертергә кирәк. Аяк кулларына чүпрәккә төрелгән боз, маңгаена дымлы чүпрәк кую, тәнен юеш салфетка белән сөртү мөһим. Температурасы күтәрелсә дә аны төшерергә кирәкми. Көзән җыерса (судороги), ашыгыч ярдәм чакырту зарур. 

– Машинада баручыларга да куркыныч яныймы?
– Әйе, аеруча тыгын, җилләтелмәгән автобуста барганда. Кеше күп йөрмәгән вакытны сайласагыз, яхшырак. Андый мөмкинлек булмаса, үзегез белән су йөртергә, күбрәк эчәргә, сулый торган, табигый тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз. Бервакыт мин иптәш кызым белән Мисырга бардым. Анда 55 эсселек иде. Өстеңә су коясың ә ул шундук парга әйләнә. Саклана алмадык, билгеле – укшытты, эч китте, температура күтәрелде. Дөрес, үзебез гаепле – баш киемебезне онытканбыз.

– Эсседә йөрәк тибеше ешайса, ягъни тахикардия күзәтелсә, борчылмаскамы яки шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәкме? 
– Эсседә без тирлибез, ягъни калий, натрий, кальций кебек микроэлементларны югалтабыз. Шуңа күрә, су эчәргә кирәк. Күпме?  Идеаль авырлыкны 30 мл суга тапкырлагыз. Әгәр һава температурасы 30°C тан артык булса, бу авырлыкның тагын 10%ы өстәлә. Микроэлементлар кимегәндә  аритмия, ягъни йөрәк эшендә өзеклекләр дә борчырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез йөрәгегез минутына 120 тапкыр яки аннан артык типсә, баш әйләнсә, уксыту сизсәгез, һичшиксез, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк. 

– Кан басымы югары булып, кызу көннәрне тагын да күтәрелсә, дару эчеп төшерергәме?
– Кан басымын кинәт төшерү баш мие өчен куркыныч, кан саварга мөмкин. Организм болай да су җитмәүдән интегә, ә дару да өстисез икән инсульт ихтималы бермә-бер арта. Кан басымы белән интегүчеләр даруларны даими кабул итәргә тиеш, үзгәрешләр булса, дару дозасын да үзгәртергә кирәк. Тик кинәт төшерергә ярамый.

– Кызудан кан басымы төшәргә дә мөмкинме?
– Кызудан димәс идем, хәтта даруларны даими эчүдән дә түгел. Җәй көне беренчедән хәрәкәт арта. Кыш көне минем пациентларыма, бигрәк тә йөрәк эшчәнлеге сүлпән (сердечная недостаточность) булганнарына катлы, калын киемнәрне кию дә, ул киемнәрдән урамга чыгу да авыррак. Хәзер исә алар һава суларга да чыга, бакчага да бара, ягъни мускуллар эшли, нәтиҗәдә кан басымы төшә. Шуңа мин андыйларның дару дозасын киметәм. Икенчедән, кызуда тир белән организмнан микроэлементлар, су чыга һәм тагын кан басымы төшә.  

– Эсседә диуретиклар (сидерткеч дарулар) куллану организмда су кытлыгына китермиме?
– Йөрәк эшчәнлеге сүлпән пациентларның чыннан да андый препаратлары күп. Берәү-икәү генә түгел, кайвакыт 4әрне эчәргә туры килә. Аларны һәрвакыт бер стакан су белән кабул итәргә кирәк. Чөнки беренчедән, су җитмәсә, сидертмәячәк, икенчедән йөрәк өчен кирәкле матдәләр дә чыга. Нәтиҗәдә йөрәк тибеше ешаячак, кан басымы төшәчәк. Шуңа эсседә су эчүне арттырырга кирәк.

– Пациентлар даруның сидерткеч тәэсире турында белмәскә дә мөмкиндер?
– Әйе. Шуңа аларга бу хакта үзем әйтәм. Калий, натрий, магний күләмен тикшерү өчен анализлар бирдерәм. Зыяны булмасын өчен мондый даруларны ( Фуросемид. Торасемид. Диакарб һ.б.)  беркемгә дә үз белдегең белән кабул итәргә киңәш итмим.

– Кызуда канны сыегайтучы даруларны кабул итү үзенчәлеген дә әйтеп үтегез әле.
–Иң мөһиме – мондый препаратларны туктатмау, онытып калдырмау. Чөнки һава температурасы югары булганда организм суга кытлык кичерә, нәтиҗәдә  өзлегү ихтималы арта, әйтик стенд ябылырга мөмкин. Инфаркттан соң да бу даруларны даими кабул итәргә кирәк.

– Шешенгән кешегә су күләмен киметү кирәкме?
– Бер пациентым 3 диуретик кабул итә иде, шуңа карамастан, шешенүләре бетмәде. Мин аңа сү күләмен арттырырга киңәш иттем, чөнки ул көненә бер литрдан да кимрәк эчкән. Инде өченче ел күзәтәм, шешләре бетте. Ягъни аның организмы микроэлементларын югалтмас өчен ясалма рәвештә, шешләр аша сыеклыкны тоткарлаган. Шулай да һәр очрак – индивидуаль, табибыгыздан сорагыз. Чөнки нинди дарулар эчүне, пациентның хәлен, канның аортага бүленеп чыгу көчен дә исәпкә алырга кирәк. 

– Кызуда нинди эчемлекләрдән баш тарту яхшырак?
– Каһвә, кара чәй, шулай ук үлән чәйләре (чабыр (чабрец), зәңгәр мәтрүшкә һ.б.) кан басымын күтәрергә мөмкин. Лимонад, компотлардан тагын да ныграк су эчәсе киләчәк. Әгәр йөрәге зәгыйфь кешене кояш бәрсә, баллы су бирмәгез. Гади, бүлмә температурасындагы су яхшырак.

– Кызуда тоз йөрәк-кан тамырлары системасына ничек тәэсир итә?
– Тоз кан басымын күтәрә, чөнки организмда кан әйләнеше көчәя. Кызганычка каршы аны күпчелек кеше кирәгеннән артык кабул итә. Мисал өчен, кан басымы күтәрелмәсен өчен без тәүлегенә 5 гр гына тоз ашарга тиеш, ә әйтик 100 гр ипидә генә дә инде 2 гр тоз бар. Җәйге чорда узган елдан калган тозлы кыяр-помидорларны ашап бетерү гадәте дә зыян китерә.  Мондый ризыклардан соң тамак кибә, ә инде артыгын эчсәң, тән шешенә. Нәтиҗәдә бөерләргә авырлык килә. Шуңа да һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәк.

– Һава суларга чыгу турында да әйтеп үтегез әле.
– Кызу көннәрне дә урамга, ә иң яхшысы урманга, әйтик Яр буе паркына чыгарга киңәш итәм. Кызуның зыяны булмасын өчен я иртәнге 5-6 да ук я кичен йөрергә була. Ни өчен урманмы? Чөнки үлән кыштырдавы, кошлар сайравы, агач исләре нерв системасын тынычландыра, депрессияне киметә, баш миенә уңай тәэсир итә. Ә авырлыкны киметү өчен мин мондый ысул кулланам: ярты сәгать дәвамында 3 минут тиз, 3 минут акрын атлыйсың. Лимфа системасы актив эшли башлаганын сизәрсез. 

– Йөрәк эшчәнлеге сүлпән кешеләргә кондиционер астында утыру зыянга түгелме?
– Кызу бәргәнче кондиционер куллану яхшырак. Тик аның температурасын 22-23 градуска куегыз. Кайвакыт хәтта 17 градуска көйләгәннәрен күрәм, монда инде суык тидерү, вирус инфекциясен йоктыру ихтималы арта. Шулай ук өегездә кондиционер булса, вакыт-вакыт юдырырга онытмагыз, анда бактерияләр җыелырга мөмкин. Кайда урнаштыру да әһәмияткә ия. Салкын һава кешегә өрергә түгел, бүлмәне суытырга тиеш.

– Сүзебезне йомгаклап, һәркемгә кагылышлы киңәш бирсәгез иде
– Йөрәгегез сәламәт булса алда әйткәннәрне кулланып, үзегезне саклагыз. Әгәр йөрәгегез зәгыйфь булса, диагнозларыгыз булса, һәр очрак буенча табиб белән киңәшегез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эссе Сәламәтлек саклау чир