Чәйнәгез!
Белгечләр әйтүенчә, ашказаны-эчәк авыруларының сәбәпләре күп, тик шулай да аның иң еш очрый торганы ул ризыкны тиешенчә чәйнәмәү.
Безнең организм бик камил итеп яратылган, шул исәптән ризыкны эшкәртү процессы да. Ә ул авыз куышлыгыннан башлана.
Тиешенчә чәйнәгәндә:
1. Авыз куышлыгында телнең лайлалы тышчасы рецепторлары активлаша.
2. Бит, авыз мускулларының хәрәкәтен, тешләрнең сизгерлеген тәэмин итүче нервның эшчәнлеге көйгә салына.
3. Тән мускулларын йомшарту, йөрәк ритмының ешлыгын акрынайту, кан басымын төшерү, сулышны акрынайту, ашказаны-эчәк трактындагы барлык мускуллар киеренкелеген киметү өчен җавап бирүче нервның эшчәнлеге яхшыра.
4. Кортизол күләме тиешле дәрәҗәдә була, адреналин кими.
5. Чәйнәү шулай ук тешләрнең торышын (прикус) һәм хәтта скелет формалашуына да йогынты ясый.
Нинди очракта чәйнәүгә аеруча игътибар итәргә кирәк?
1. Ашказаны ачылыгы кимегән кешеләргә. Ризыкның тышкы кыяфәте, исе, тәме баш миенә ашказанына ачылык бүленеп чыгу өчен сигнал бирә.
2. Тимер дефициты, анемия, В витамины, аеруча В12 витаминына кытлык күзәтелгәндә.
3. Чәчләр коелса, тырнаклар сынса, иммунитет начар булганда, ягъни аксым җитмәгән кешеләргә.
Сәламәтлек турында кайгырту кыйммәтле дарулар яки витаминнардан түгел, гап-гади, һәркайсыбыз, бүген үк башкара алырлык гамәлләрдән башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев