Чаллы кардиохирурглары авыру йөрәгеннән гольф тубы кадәр шеш алган
Бу хакта БСМПның телеграмм каналы хәбәр итте.
Чаллының Ренат Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кардиохирурглары тагын уникаль операция ясады.
Нина исемле хатын-кызның йөрәген УЗИ белән тикшергәндә зарарсыз шеш - миксома табалар. Бу шеш бернинди симптомсыз үсәргә сәләтле. Ул кан әйләнәшенә комачаулый һәм йөрәк камерасын каплап, әгъзаның эшчәнлегенә зыян китерергә мөмкин.
Шеш йөрәкнең уң һәм сул өлешләрен аерып торган урында булган һәм теләсә кайсы вакытта өзелеп, тромбоз яки инсульт китереп чыгарырга мөмкин.
Шунлыктан БСМП табиблары хатын-кызга операция ясарга карар кылганнар.
Кардиохирург Ришат Иргалиев әйтүенчә, шешне йөрәкнең бүлем өлешендәге бер чите белән бергә кисеп алганнар. Операция уңышлы узган.
Нинаны хастаханәдән чыгарганнар, ул үзен яхшы хис итә. Өендә тернәкләнү курсын дәвам итә. «Мин табибларга тулысынча ышанам. Аларга ныклы сәламәтлек телим. Һөнәри осталыклары һәм кешеләргә теләп ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев