Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Чаллы табиблары ир-атны үлемнән коткардылар

Авыру юл-транспорт һәлакәтендә күкрәгенең йөрәк ягын яралый.

Ренат Акчурин исемендәге Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе табиблары бер ир-атның гомерен саклап калдылар. Юл-транспорт һәлакәтенә  очраган ирнең йөрәк ягындагы күкрәге киселгән. Ачык яра булса да, йөрәге эшләгән. Табиблар тиз арада 46 яшьлек Александрга операция ясарга карар кыла.  

Аны БСМПда шок залына алып керәләр, операция ясыйлар. Хастаханәнең мультидисциплинар командасы  аның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Рентгенологлар, функциональ диагностика белгечләре, реаниматологлар, травматологлар һәм хирурглар җентекләп тикшерү үткәрә һәм  шул ук вакытта организмның тормыш өчен мөһим функцияләрен саклап калдылар. КТда табиблар зур гематоманы, эхокардиоскопиядә – йөрәк янында шактый  күп сыеклык җыелуын ачыклыйлар. 

Авария вакытында, көчле бәрелү нәтиҗәсендә, Александрның күкрәк сөяге тишелгән һәм йөрәктә ярык хасил булган. Йөрәк типкән саен яралардан кан агып чыккан. 

Табиблар бригадасы катлаулы операцияне  уңышлы башкарып чыга. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиохирургы Рәмис Якубов әйтүенчә, пациентта гадәти булмаган травма.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөрәккә яра үтеп кергән иде. Ярыкның диаметры якынча бер сантиметр. Мондый хәлләр бик сирәк була. Әмма без югалып калмадык. Барыбыз да оператив һәм профессиональ дәрәҗәдә  эшләдек. Нәтиҗәдә 30 минут эчендә йөрәк янындагы «сумка»дан сыеклыкны алдык. Бу йөрәккә басымны киметте. Аннары йөрәкнең ярыгын «яптык».  Барсы да уңышлы үтте. 
Хәзер Александр тернәкләнү курсы үтәчәк. Аңа берничә ай дәвамында махсус корсет киеп йөрергә һәм физик эшләрдән тыелырга кирәк булачак», – ди Р. Якубов. 

«Мин үземне яхшы хис итәм. Мондагы табиблар искиткеч, мин аларга мине тормышка кайтарганнары өчен чиксез рәхмәтле»,  – диде Александр хастаханәдән чыгар алдыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП Уникаль очрак Юл -транспорт һәлакәте Катлаулы операция