Кер юу машинасы озак хезмәт итсен өчен
Түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.
Керне машинага салганчы, кием кесәләрен чистартыгыз. Анда онытылып калган тимер акча, ачкыч, кәгазь кебек әйберләр машинаны сафтан чыгарырга мөмкин.
Керне аз салсаң ул кер юганда, ныграк селкенә. Бу агрегатның ныклыгын киметә. Шуңа күрә аны кер белән тулысынча тутырырга кирәк.
Кер күп җыелып, машинаны рәттән ике-өч тапкыр кабызырга ярамый. Бер тапкыр юганнан соң, аны 15–20 минут ял иттерергә кирәк.
Юып бетергәч, барабанның резинадан эшләнгән манжетын, кер порошогы тартмасын корытып сөртергә кирәк. Керне бик еш юучыларга 2–3 айга бер мәртәбә пычрак суны агызу өчен билгеләнгән насос фильтрын чистарту киңәш ителә. Аста уң якта кечкенә генә тишекне ачып чистартыла.
Гадәттә хуҗабикәләрнең күбесе, җилләнеп торсын, дип, барабанның ишеген ачык калдыра. Ә порошок һәм кондиционер тартмасын ябып куя. Белгечләр нәкъ менә киресен эшләргә киңәш итә. Машина көйле эшләсен өчен, кер порошогы тартмасын кимендә бер тәүлек киптерергә, ә барабанны, сөрткәч, ишеген ябып куярга кирәк.
Порошокны күп салу да машинага зыян салырга мөмкин. Күп порошок суның бик нык күбекләнүе китерә бу исә агрегатның насосы һәм двигателенә көч китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев