Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Чаллыда 5 яшьлек бала вафат булды

Chelny-biz.ru хәбәр итте.

Чаллыда 5 яшьлек бала вафат булды. Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, табиблар килгәндә баланың хәле бик авыр була. Аның хәле ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру алдыннан начарлана.
Балага ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары Кама балалар медицина үзәге  белгечләре белән берлектә кирәкле реанимация чаралары үткәрелә. Ләкин баланың гомерен саклап кала алмыйлар. 
Сәламәтлек саклау идарәсе баланың гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. 
Баланың якыннары әйтүенчә, ул ОРВИ симптомнары белән 17 мартта авырый. Икенче көнне аның температурасы 38,5 градуска күтәрелә. Ашыгыч ярдәм чакыралар, температурасы 37гә төшә. Янәсе, аларга йогышлы авырулар хастаханәсенә ятудан юаш тартырга киңәш итәләр. Әти-әнисе башка чирләр йөотырмас өчен «отказной» язалар. 
Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итүенчә, ашыгыч ярдәм һәрвакыт кечкенә балаларны хастаханәгә салырга киңәш итә. 
Поликлиника табибы исә баланы өйдә дәваларга киңәш итә. 
19 мартта баланың температурасы булмый. Бераз ютәл һәм борынында томау була. Кич исә аның хәле начарлана, аңа сулыш алу кыенлаша, агарып китә. Якыннары ашыгыч ярдәм чакыра. Балага укол ясыйлар. Ул буыла башлый һәм аңын югалта. КДМЦга барып җитә алмыйлар. Хастаханәнең шок бүлегендә аны аңына китерергә тырышалар, әмма баланы тормышка кайтара алмыйлар. 
Баланың үлем сәбәпләрен тикшерү башланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлеме