25 ноябрьдә Чаллыга Әдәбият көннәре кысаларында Татарстаннан һәм Башкортстаннан бер төркем язучылар килде.
Мәртәбәле кунаклар башта 2нче, 29нчы, 54нче гимназияләрдә, Г. Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта укучылар белән очрашты. Аларның чыгышларын карап, үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Аннары «Адымнар-Чаллы» гимназиясенә «Мәйдан» журналының 25 еллыгына багышланган тантанага җыелдылар. Чараны шагыйрьләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллина алып барды. Тантана алдыннан режиссер Илдар Ягъфәровның татар әлифбасы авторлары турындагы «Әлифба» фильмы күрсәтелде. Режиссер, сценарий авторы Лилия Гыйбадуллина чыгыш ясады.
Бәйрәм кунакларын Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. Ул «Мәйдан» журналының ачылган көненнән үк әдәбият сөючеләр, шул исәптән укытучылар өчен әһәмиятле басмага, укыту әсбабына әверелүен билгеләп үтте. «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Ризидә Гасыймовага Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтан котлау хаты тапшырды.
Аннары микрофон ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла кулына күчте. «Чаллыда «Мәйдан» журналы, «Көмеш кыңгырау», «Шәһри Чаллы» газеталарының чыгып килүе безнең басма матбугат чараларының киңлеген, байлыгын күрсәтә. Аларның киләчәге матур булсын», – дип, бүләкләр тапшырды.
Тантаналы чарада шәһәр татар матбугаты үзәге җитәкчесе, «Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы Резидә Юсупова татар телен саклау һәм үстерүгә куйган хезмәтләре өчен берьюлы ике медаль: Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләнде.
«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Мәйдан» журналы коллективын бәйрәм белән котлап, элеккеге редакторларына рәхмәт белдерде, басманың әйдәп баручы хезмәткәрләре Ризидә Камалова белән Гөлнар Караевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада шулай ук язучылар Фоат Галимуллин, Рәдиф Гаташ, Нәбирә Гыйматдинова, галим Хатыйп Миңнегулов чыгыш ясады. Нәбирә ханым журналның башкала язучылары арасында да популяр булуын билгеләп үтте, аны Казанда да яратып укуларын әйтте. Бәйрәмнең тантаналы өлеше «Туган тел» җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.
Аннары юбилей чаралары шәһәребезнең күренекле рестораннарының берсендә дәвам итте.
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин әлеге чараны уздырырга булышкан өчен «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовка һәм «Профит» компаниясе генераль директоры Марсель Мингалимовка рәхмәт әйтте.
Чарада чыгыш ясаган Чаллы мэры ярдәмчесе Рамил Хәлимов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, язучы, галим Фоат Галимуллин, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, Айгөл Әхмәтгалиева, Башкортстаннан килгән Мөнир Вафин, Г. Акыш исемендәге лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова, Рамил Чурагулов «Мәйдан» журналының татар язучылары өчен киң мәйдан булуын ассызыкладылар, басманың киләчәге матур булуын теләделәр. Чараны автокаланың күренекле артистлары Габидулла Хөрмәтуллин, Равил Галиев, Илсөяр Зарипова, Диләрә Камалова үзләренең матур җырлары белән бизәделәр. Казан кунагы Фоат ага Галимуллин «Рәйхан» җырын бүләк итте.
«Мәйдан» журналының редакторы Ризидә Гасыймова тәэсирләре белән уртаклашып: «Без «Мәйдан» журналының 25 еллыгын үткәрүне кирәк дип санадык. Бу тарихны барлау, татарны уйландыру, сискәндерү һәм берләштерү өчен кирәк. Әлеге басма бик авырлык белән барлыкка килгән. Без бүгенге көндә Вахит Имамов, Факил Сафиннарның эшен дәвам итәбез. «Мәйдан» журналы үзенең миссиясен дәвам итә. Яшь каләм ияләренә канат куеп, аларның тәүге әдәби әсәрләрен дөньяга чыгаручы булып кала. Бәйрәм бик матур узды. Анда күренекле галимнәр, язучылар, татар теле укытучылары, мәктәп директорлары килде. Аларның һәрберсе – журналны булдыруга һәм яшәтүгә үз өлешләрен керткән кеше. Мин бәйрәмне уздыруга булышкан өчен ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә, аның җитәкчесе Факил абый Сафинга, спонсорларыбызга рәхмәтле», – диде.
Нет комментариев