Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Өлкән яшьтә дә тормышка сөенеп яшиләр

Чаллыда өлкән яшьтәгеләр өчен биатлон ярышлары узды.

Чаллыда "Көмеш биатлон" исемле 9нчы ярышлар узды. Анда 100 актив һәм энергияле кеше җыелган иде. Алар хәрәкәт, спорт һәм яхшы кәефнең яше юклыгын расладылар.

Ярышлар "Бердәм Россия" фиркасенең Чаллы бүлегенең "Сәламәтлеккә - җиңел адымнар белән" проекты кысаларында үтте. 

Катнашучылар башта скандинавия таяклары белән дистанцияне үттеләр, аннары ераклыкка "себерке" аттылар, боҗрага туп ыргыттылар һәм мишеньгә аттылар. 

Кайберәүләр беренче тапкыр мишеньгә төз атканнары өчен ихластан сөенделәр.

"Безнең проект өлкән буын кегеләре активлыкларын югалтмасын, күбрәк хәрәкәтләнсен,аралашсыннан, ярдәмне тойсыннар өчен булдырылды. "Көмеш биатлон" кешеләрне берләштерүче матур традициягә әйләнде. Ул өлкән яшьтә булу кешене чиклмәвен, ә тормышның актив һәм кызык чоры башлануын  күрсәтә", - дип проект җитәкчесе, табиб Алксандр Зотов. 

Спортчылар өчен җанатарга туганнары, дуслары килгән иде. 

Спорт бәйрәме дустанә шартларда чәй эчү, тәмле ризыклар ашау белән тәмамланды.

Һәр катнашучыга шоколадтан эшләнгән медаль тапшырылды.

"Бу көн өчен сәламәтлек, хәрәкәт һәм аралашу шатлыгы мөһим иде. Ярышта дуслык җиңде", - диләр анда катнашучылар. 

Татарстанда "Гаилә" илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Долголетие "Серебряный возраст" "Гаилә" илкүләм проекты