Рактан вакцина кадаткан
«Неоонковак» вакцинасын кем ясаткан?
«1 апрельдә меланомага каршы яңа «Неоонковак» вакцинасын кадаткан 60 яшьлек пациент процедураны бик яхшы кичергән», – дип хәбәр итә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко.
Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург сөйләгәнчә, пациент стационарда табиблар күзәтүе астында тагын 15 көн торачак һәм аннары вакцинаның икенче порциясен алачак. Аннары аны онкодиспансер күзәтүе астында өенә җибәрәчәкләр, ә вакцинаның өченче кертүе дәвалануның өченче ае уртасына планлаштырылган.
«Шул вакытта без беренче нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», – ди Гинцбург. «Неоонковак» персональләштерелгән вакцина пациентның РНК нигезендә ясала һәм теләсә нинди яман шешне – шул исәптән саркоманы һәм ашказаны асты бизенең яман шешен – максатчан дәвалый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев