Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Хатлар яздым утырып

Этләр усалракмы, әллә бүреләрме?

Безгә язалар.

Бүреләр усалрак, ләкин этләр куркынычрак. Чөнки, беренчедән, этләр кешеләрдән курыкмыйлар. Шулай ук утка да, машиналарга да, шау-шуга да аларның артык исе китми. Икенчедән, өерләре белән йөргәндә, сукбай этләр явызлана башлыйлар. Аларның аучы инстинкты уяна.
Йорт этләре хуҗаларын лидер итеп кабул итәләр. Аларның рөхсәтеннән башка агрессивлык күрсәтмиләр. Ә хуҗаларын югалткач, өердәге көчлерәк, усалрак этләрне лидер итеп күрә башлыйлар. Аларга ияреп, кешеләргә дә ташланырга мөмкиннәр. Өйрәтелгән булсалар да, алар кыргый кагыйдәләргә буйсыналар.
Казан яны районнарында булган куркыныч вакыйгаларны искә төшерик. Этләр талавы аркасында анда урта яшьләрдәге хатын-кыз белән тугыз яшьлек кызчык вафат булды. Аларны талап үтергән этләрнең күбесенең кайчандыр хуҗасы булган.
Нинди куркыныч үлем... Дошманыңа да күрсәтмәсен, күз алдына китерүе дә кыен. Нинди генә хисләр кичермәгәннәрдер ул ханым белән кызыкай?! 
Күргәнебезчә, этләр көчсезрәк кешеләргә ташланалар. Бу да аларның аучы инстинктына салынган. Бүреләр дә көтүләре белән хайваннарны эзәрлекләгәндә чирле, зәгыйфьләрен сайлыйлар. Чөнки аларны тотуы җиңелрәк. Табигатьтә бар да камил көйләнгән.
Этләргә килгәндә, алар көчле кешеләрдән, ир-атлардан куркалар. Чөнки алар тибеп тә җибәрергә мөмкин. Хайваннар моны яхшы белә. Барлык ирләр дә этләрне кыерсытмый, шулай да алар үз корбаннарын сакланып кына сайлый.
Кыш көннәрендә этләр тагы да ныграк явызлана төшә. Чөнки кышын алар ач. Бәлки, аларны кыш көннәренә генә булса да, тотып, приютларда асрарга кирәктер. Кешеләргә тынычрак булыр иде, этләргә дә кышлавы ул хәтле авыр булмас иде. Ни дисәң дә, алар да җан ияләре бит. Җәй көне әле ничек тә үз тамакларын үзләре туйдыра алырлар иде. Авыр була башласа, үзләре үк приютларга килә башларлар иде. Куып та йөрисе булмас иде – яхшы мөнәсәбәтне алар да аңлый бит инде.

Фәнис Шәрәфетдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безгә язалар