Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Хатлар яздым утырып

Газетаны эзләп алабыз

Безгә язалар.

Мин «Шәһри Чаллы» газетасы чыкканнан бирле өемә яздырып укыйм. 5 кешегә подписка да бүләк итәм, чөнки газета кешеләр арасын бәйли, зиһенне яхшырта торган бик кирәкле әйбер ул. Тик соңгы елларда почта яраткан газетабызны өйгә китерми, үзеңә барып алырга туры килә.

«Почтальоннар юк», – диләр. Почта хезмәтен җайга салсыннар иде. Болай булса, олы яшьтәге кешеләр җәмгыять белән элемтәне бөтенләй югалталар бит. Дөрес, газета югалмый — почтада җыелып бара. Ләкин: «Кызыл күкәй көнендә кадерле», – дигән әйтем бар. Газетаны да көнендә укыйсы килә.

Гөлзада Рзаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта Безгә язалар