Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакча – кыяр-помидор утырту гына түгел, күчемсез милеккә акча кертү дә

Элек бакчалар арзан бәядән йөргәнлектән, риэлторлар алар белән сатып-алу килешүләре төзергә ашыкмадылар, чөнки аларны рәсмиләштерүгә киткән көч үзен акламый, диделәр. Быел исә, бакчаларга бәяләр арткач һәм кешеләр күпләп сатып ала башлагач, риэлторлар бик теләп бу эшкә алыналар.

Шуның өстенә, ипотека кредитының проценты арту сәбәпле, фатир алырга теләүчеләр дә аз. 

– Бүгенге кризис вакытында әйберләр кыйбатлана тора, кешеләр җиргә тартыла. Инде хәзер үк бакча сатып алырга теләүчеләр саны арта. Инде бүген яхшы бакчаларны арзан бәягә алып булмый, – ди «Виктория» күчемсез милек агентлыгы директоры Людмила Полищук. 

Җиргә бәяләр күтәрелә бара. Шуңа күрә шәһәрдәшләр бакча участогына кыяр-помидор утырту урыны дип кенә түгел, күчемсез милеккә акча кертү буларак та карый, ди күчемсез милек агентлыгы директоры. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев