Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Бакчасында берьюлы ун сорт бәрәңге үстерә ул

"Утыртыр алдыннан бәрәңгене бер ай җылыда тотарга кирәк. Болай эшләсәң, аның үрентеләре яхшы чыга", - ди тәҗрибәле бакчачы Рәсимә Галиуллина.

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Рәсимә Галиуллина бәрәңгедән мул уңыш алу серләрен белә. Аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
– Бәрәңге җирен ничек әзерлисез?
– Аны көздән казып куябыз. Яз көне җиргә көл салып культивацияләбез. Шулай эшләсәң, җир мамык кебек кабарып торачак. 
– Бәрәңге орлыгы нинди булырга тиеш? Аны утыртуга ничек әзерлисез?
– Утыртыр алдыннан бәрәңгене бер ай җылыда тотарга кирәк. Болай эшләсәң, аның үрентеләре яхшы чыга. Бәрәңге зур булса, аны икегә бүләм. Орлык аз булганда, бәрәңгедә ничә күз була, шулкадәргә бүлә идем. 
– Орлыкка бәрәңгене үзегез әзерлисезме?
– Элеккеге елларда гел төрле сортларны сатып алып, аларны сынадым. Соңгы ике елда яхшы дип тапкан 10 сорт бәрәңгене генә утыртам. 
– Нинди сортлар инде ул?
– «Венетта» сортыннан бик эре, тәмле, ярмалы бәрәңгеләр чыга. Ул иртә сорт, аның беренче уңышын былтыр 12 июльдә ашый башладык. Әлеге сорт бәрәңге базда яхшы сакалана, ләкин язга таба мыеклар җибәрә башлый. «Беллазора» сорты да бик яхшы, ул базда үрми. «Адретта» сортының бернинди кимчелеген дә әйтә алмыйм, аның бәрәңгеләре ваграк чыга, ләкин алар барысы да бертигез, шома. «Тулеевский» сорты иң атаклы селекционерлар ярдәмендә барлыкка килгән. Аның уңышы бик күп була, ул вирусларга һәм авыруларга каршы тора ала. Моннан тыш «Королева Анна», «Гамбург» сортлары да бик тәмле, алар да күп аврыуларга каршы торучан сортлар. «Синеглазка», «Галактика», «Василек» сортлары авыруларга тиз бирелсәләр дә, бик тәмле һәм ярмалы. 
– Аларны ничек бутап бетермисез? 
– Һәр сортны аерым тартмаларда базда саклыйм. Буталмасын өчен һәрберсен язып куям. Утыртканда исә, җиргә сорты язылган таякчыклар куям. Минем бөтен бакчам шундый казыклар белән тулган. 
– Икътисадый тотрыксыз шартларны исәпкә алып, быел бәрәңгене былтыргыга караганда күбрәк утыртачаксызмы?
– Әйе, авыр заманда җирдән мөмкин кадәр файда алырга кирәк. Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин да буш җир калдырмаска киңәш итте. Бакчаңда үстергән әйберләрдән кышка запаслар әзерләп куйсаң, кризис чорын җиңелрәк кичерерсең. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт