Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

«Чаллы икмәге»ндә чәчәкләр дә үстерәләр - ФОТОЛАР, ВИДЕО

«Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте шәһәребезнең бюджетка күп салым кертүче предприятиеләренең берсе. Аны озак еллар Рафаэль Сөләйманович Юнысов җитәкли. Биредә җитештерелгән тәмле кондитер ризыкларын Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яратып алалар. «Чаллы икмәге» җитәкчесе һәм хезмәткәрләре матурлыкка да гашыйк. Рафаэль Юнысовның тәкъдиме һәм даими ярдәме белән биредә ел саен территорияне берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизиләр.

Компания тирәсен чәчәкләр белән бизәү, аны тәртиптә тоту тәҗрибәле агроном, чәчәк үстерүче Әлфия Әхмәтҗанова өстендә. Әлфия Әхмәтовна 25 ел «Весенний» совхозында агроном булып эшләгән. Аннары аны «Чаллы икмәге»нә чакырып алганнар. Ул чәчәкләрне бала караган кебек яратып, күңелен биреп тәрбияли. Башта селекцияле чәчәк орлыкларын кайтарта, аннары теплицада үсентеләр үстерә. Теплица үзе бер дөнья. Бирегә килеп керүгә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Үсентеләр өчен барлык шартлар тудырылган. 

– «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов матурлыкны, һәр җирдә тәртип булганны ярата. Ул үзе дә бик тырыш кеше. Шуңа күрә аның белән эшләве җиңел. Матурлык тудыру, аны тәртиптә тоту өчен бар яктан да ярдәм итә», – ди Әлфия ханым компания җитәкчесе турында. 

Быел яз соңарып килгәнгә чәчәк орлыкларын март аенда утыртканнар. 

– Үзем белгән ышанычлы урыннардан Голландиянең селекцион сортлы орлыкларын гына кайтартам. Сальвия, петуния, ганфрена, целлозия чәчәкләрен утыртабыз. Петуниянең 15-20 см озынлыкта үсә торганнары, төрле төстәгеләре бик матур була. Бу чәчәкләр бик нәзберек, минус 1 градус салкын булса туңалар, үсмиләр. Шуңа күрә аларны җир һәм көннәр җылынып беткәч кенә урамга чыгарып утыртырга кирәк. Целлозия, бархатцы әрсез. Аз хезмәт кертеп, матурлык яратучылар аларга өстенлек бирә, – дип, Әлфия Әхмәтҗанова теплицадагы үсентеләр белән таныштырды. Аларның кайберләре чәчәк аткан инде.   

Көннәр җылыткач, үсентеләр, билгеле темага туры китереп, алдан әзерләнгән эскиз буенча утыртыла. Быел компаниянең ишегалдын җил тегермәне һәм кое, дөресрәге, татар авылы темасына туры китереп бизәргә планлаштыралар. Зонтларны да буяп, җирне әзерләп куйганнар инде. Бер рәттә кыска, аның артында озын булып үсә торган чәчәкләрдән торган композицияләр компания һәм кибет яннарын көзгә кадәр бизәп торачак. Декоратив көнбагыш, төсле кәбестә, кактуслар да территорияләргә ямь өстәячәк. 

Әлфия Әхмәтовна ярдәмчесе – Куады авылыннан Фәйзенур Галиева белән бергә чәчәкләр генә түгел, кыяр, помидор, борыч, карбыз, кавын да үстерә. Биредә хәтта анар да үсә.

– Кыярның «Кураж» сортын үстерәбез. Аны январьда утыртабыз. Кавын, карбыз уңышы да мул була. Кавынның безнең якта үсә торган «Колхозница» сортына өстенлек бирәбез. Анар да бик баллы була», – ди ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев