Июльдә бакчада эшлисе 10 мөһим эш
Июль – бакчада «хаталар өстендә эш» чоры.
Бу айда үсемлекләрне карау, ашлау һәм авырулардан саклау аеруча мөһим.
1. Сарымсакны җыеп алу
Көздән утыртылган сарымсакны җыяр вакыт җитә. Аны коры, кояшлы көндә казып алу мөһим. Яңгырлы көндә җыелган сарымсак начар саклана һәм чери башлый.
2. Помидорларны фитофторадан саклау
Июль ахырында помидорларда фитофтора авыруы башланырга мөмкин. Моны булдырмау өчен, аларны алдан ук сарымсак төнәтмәсе белән эшкәртү мөһим.
3. «Вершинная гниль» авыруын кисәтү
Яшелчә очлары каралса, бу кальций җитмәү билгесе. Бу очракта кальций селитрасы белән тукландырырга кирәк.
4. Кыярларны тукландыру
Кыярларны печән төнәтмәсе белән ашларга була. Бу үсемлекне ныгыта һәм ончыл чык авыруыннан саклый.
5. Яшәртү һәм озак үстерү
Саргайган кыярларны өзеп торырга, шәрәләнгән сабакларны туфрак белән күмәргә кирәк. Төннәр салкынайткач, түтәлләрне капларга киңәш ителә.
6. Кишерне ашлау
Кишер үсеше тоткарланса, калий, фосфор һәм бор белән тукландырырга кирәк. Бу яшелчәне эре һәм баллы итә.
7. Карлыган һәм крыжовникны ашлау
Җимешләрне җыеп алганнан соң, куакларга су сибәргә һәм суперфосфат, калий сульфаты, көл белән тукландырырга кирәк.
8. Куакларны кисү
Картайган, корыган ботакларны алып ташларга, яшь ботакларга үсәргә урын бирергә кирәк.
9. Бакча җиләген яңарту
3-4 еллык җиләкләрнең яфракларын чабарга, яшьләренең корыган яфракларын һәм артык мыекларын кисәргә кирәк.
10. Җиләкне киләсе ел уңышына әзерләү
Яфракларны кискәннән соң җиләкне сыер яки тавык тизәге ачыткысы, шулай ук көл белән ашларга киңәш ителә. Бу чәчәк бөреләренең күбрәк формалашуына ярдәм итә.
Фото: помидоры / фото ясалма интеллект иҗаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев