Иң тәмлеләр
Белә идегезме?
Иң тәмле кыяр сортлары
1. «Вьюга». Бу бик тиз өлгерә торган гибрид. Һәр бәйләмендә 5әр кыяр үсә, зурлыгы 8 см тирәсе. Бер төптән 20 кг-га кадәр кыяр җыеп алырга мөмкин. Кыяры бик тәмле, тозлау өчен дә яраклы.
2. «Сибирская гирлянда F1». Үзе серкәләнә торган гибрид. Начар һава шартларына да, кыярның барлык авыруларына да чыдам сорт. 43-45 көндә өлгерә. Бер төптән 15тән 30 кг-га кадәр уңыш алырга була. Кыярлары артык зур түгел, тәмле.
3. «Шоша». Үзе серкәләнә торган гибрид. 40 көннән кыярларын ашарга була. Кыярлары 10 см тирәсе. Үсемлек төрле авыруларга чыдам. Бер куактан 16 кг уңыш чыга. Теплицалар өчен дә, ачык грунт өчен дә яраклы.
4. «Доломит». Үзе серкәләнә торган гибрид. Беренче уңышны 38-40 көннән алырга мөмкин. Кыярның барлык төп авыруларына чыдам. 10-12 см зурлыкта, юка кабыклы, әче түгел.
5. «Шопен». Бу бик иртә өлгерә торган гибрид. Утыртканнан соң 35 көндә кыяр ашый аласыз. Ул бик тәмле, хәтта татлы, 10-11 см зурлыкта. Төрле авыруларга чыдам. Бер куактан 17-18 кг уңыш җыеп алырга мөмкин.
6. «Мечта дачника». Үзе серкәләнә торган гибрид. Тозлау өчен бик яхшы сорт. 43-45 көндә өлгерә. Кыярларының зурлыгы 10-11 см тирәсе. Төп авыруларга чыдам һәм яктылык җитмәүне дә яхшы кичерә.
Иң тәмле помидор сортлары
1. «Карапуз». Иртә өлгерә торган сорт. Ачык грунт өчен яхшы, бик эре түгел, әмма күп, авырлыгы 200-400 гр чамасы.

2. «Король Королей». Уртача соң өлгерә, теплицалар өчен яхшы, яшелчә 300-800 гр була.
3. «Бабушкин секрет». Уртача өлгерә, помидор 1 кг-га кадәр җитәргә мөмкин.
4. «Ладья». Уртача өлгерә. Зурлыгы 700 гр кадәр җитә.
5. «Русская душа». Ачык грунт өчен дә яхшы, уртача иртә өлгерә. Уңышы бик күп була, авырлыгы – 600-900 гр.
6. «Пинк Буш». Кыска сорт. Помидоры 200 гр тирәсе була.
7. «Бабушкино». Уртача иртә өлгерә, авырлыгы – 400-600 гр.
8. «Бычье сердце гигант». Йөрәк формасындагы җимеше бик эре – 1,5 кг-га кадәр җитә. Каплана торган грунтлар өчен яхшы.
9. «Прелесть Роузы». Уртача өлгерә, сары төстә, баллы. 600 гр чамасы була.
Иң тәмле борыч сортлары
1. «Абрикосовая фаворитка» – иртә өлгерә торган татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.
2. «Авангард»ны теплицада да, ачык һавада да үстерергә мөмкин. Ул зур уңыш бирә торган сорт. Теплицада 1,5-1,8 метрга кадәр үсәргә, поликарбонаттан эшләнгән теплицаларда 3 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 1 квадрат метрга 3 төптән артык утыртырга киңәш ителми. Эре (авырлыгы 350-400 гр), сусыл, хуш исле бу сорт өлгергәннән соң кызыл төскә керә. Вирусларга чыдам.
3. «Агапов» сорты 60-80 см булып үсә. Ачык кызыл төстә була. Борычлары ярыйсы ук эре, күп уңыш бирә торган сорт.
4. «Атлант F1» 80 см-дан да биегрәк булып үсми. Озынча, конус формасындагы бу төр өлгергәч ачык кызыл була. Калынлыгы 4-5 мм чамасы, сусыл, хуш исле. Үзгәрүчән табигать шартларына чыдам.
5. «Баргузин» борычы иртә өлгерә торган сортларның берсе. Уртача биеклектә (80-100 см), җәелеп үсә. Бу төр борычның яфракларын кискәләп торасы юк, димәк, каравы да җиңелрәк. 1 квадрат метрга 5 төптән дә артык утыртмаска киңәш ителә. Борыч 15-16 см, 200 гр чамасы булып үсә. Татлы, сусыл, хуш исле бу сорт сары төстә була.
6. «Белладонна F1» сорты иртә өлгерә. Теплицага утырту өчен идеаль сортларның берсе. Ачык һавада да утыртырга мөмкин. Өлгергәннән соң ачык сары төскә керә. Куаклар 60-80 см булып үсә. Табак мозаикасы вирусына чыдам.
7. «Богатырь» сортына юкка гына мондый исем бирмәгәннәр. Бу ныклы сабаклы, 50-70 см биеклеккә җитә торган кызыл төстәге борыч. Югары уңыш бирүе өстенә, ул гөмбәчек авыруларына да, салкыннарга да чыдам. «Богатырь» яхшы саклана.
8. «Желтый бык F1» сорты теләсә нинди типтагы теплицада үсә торган борыч. Аның биеклеге 1,5 метрга җитәргә мөмкин. Бу сорт борычның яфракларын даими кискәләп торуны таләп итә. Озак вакыт дәвамында уңыш бирә. «Сары үгез» уңышын салкыннар башланганчы җыя алачаксыз. Борычлары эре – 400 гр авырлыкка кадәр җитә. Сары төстәге бу сорт итләч, сусыл, баллы була. Табак мозаикасы вирусына чыдам.
9. «Звезда Востока шоколадная F1» сортлы борыч иртә өлгерә торганнардан. Бу төр зур куак булып үсә, биеклеге 70 см-га җитә. Эре, цилиндр формасындагы җимешләре карасу-көрән төстә була. Башкалардан ул баллылыгы белән аерылып тора, сусыл була. 1 квадрат метр мәйданнан 8-10 кг-га кадәр уңыш алырга мөмкин. Авыруларга да бирешми.
10. «Изабелла F1»не теплицада да, ачык грунтта да үстерергә була. Өлгергән җимешләр ачык кызыл төстә була. Куак үзе 60 см-га җитәргә мөмкин. Вирусларга чыдам, сусыл, татлы җимеш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев