Сентябрь аенда бакча эшләре
Киңәшләр.
1. Җиләк-җимеш уңышын җыюны дәвам итегез
Сентябрьдә алма һәм грушаның соң өлгерә торган сортларын җыялар, миләш, көзге сливалар һәм күгәнне өзәләр. Уңышны аскы ботаклардан җыя башлап, акрынлап өскеләренә күчәргә кирәк. Җиләк-җимешнең соң өлгерә торган (кышкы) сортлары яхшы саклана, димәк, аларга урынны да алдан хәстәрләү зарур.
2. Куаклар һәм агачларга ашлама кертегез
Зур (бигрәк тә җимеш бирә торган) үсемлекләр һәм алар астындагы туфракның сезон дәвамында уңдырышлылыгы бетә, шуңа күрә туклыклы матдәләр запасын тиз арада тулыландырырга кирәк. Көзен туфракка азотлы ашламалар кертмиләр, ә составында калий һәм фосфор булганнарына басым ясыйлар. Әлеге уңайдан «көзге» ашламалар, көл, суперфосфат, хлорлы калий куллану отышлы булачак.
3. Бакчаны корткычларга каршы эшкәртегез
Агач-куаклардан яфраклар коелганчыга кадәр һәм бөҗәкләр туфракка яшеренгәнче, бакчаны инсектицидлар белән эшкәртергә кирәк. Моның өчен Актара, Инта-Вир препаратларын яки аларның тиңдәшләрен кулланыгыз. Бу эшне октябрьгә калдырырга ярамый – чөнки корткычлар бик тирәнгә китәчәк. Моннан тыш, яфрак коелганнан соң агачларны инде башка төрле препаратлар белән эшкәртергә кирәк.
4. Куакларның төбен, рәт араларын чүп үләннәреннән арындырыгыз
Кура, җир җиләге һәм башка җиләк-җимеш куакларының төбен һәм рәт араларын чүп үләннәреннән арындырыгыз. Салкыннар башланганчы, алар үсеп җәелергә һәм территорияне яулап алырга өлгерә. Тамыры белән казып алып яки яфракларына гербицидлар сиптереп, аларны юк итегез. Шуннан соң җирне казып йомшартыгыз һәм торф, пычкы чүбе, черемә яки башка материал белән мүлчәләгез.
5. Агачларны яхшылап сугарыгыз
Эссе һәм коры җәйдән соң агачларны яхшылап сугарырга кирәк. Туфрак 1-1,5 метрга кадәр чыланырга тиеш. Моның өчен яшь агачларга – 40, зурракларына – 50-70, бик зурларына 100 литрдан да күбрәк су кирәк. Шуны истә тотыгыз: моны яфракларның күп өлеше коелып беткәч эшләү зарур.
6. Агачларның кәүсәсен агартыгыз
Бакчага кыш ахырында бара алуыгызга ышанычыгыз юк икән, кәүсәләрне агарту эшен көзен башкарыгыз. Моның өчен махсус эмульсион буяу кулланыгыз, ул көзге яңгырларда агып төшмәячәк. Агачларның кәүсәсен шулай ук яктылыкны үткәрми торган ак төстәге тупас тукыма, спанбонд яки башка материал белән урарга мөмкин.
7. Кура җиләген кисегез
Ремонтант сортлы кура җиләген тулысынча җыеп алгач, куакларны, шул исәптән җәйге сортларын да, кисү эшенә керешегез. Җәйге сортның җимеш биргән ботакларын (алар көрән төстә була) кисеп ташлагыз, яшьләрен исә агачланган өлешенә кадәр кыскартыгыз. Ремонтант сортлы кура җиләген төбеннән үк кисеп алыгыз. Әгәр җәйнең беренче яртысында җиләктән уңыш алырга телисез икән, куакта 3-5 көчле ботак калдырыгыз һәм, гади кура җиләген каплаган кебек, кышка яхшылап томалагыз.
8. Агачлардан корткыч бөҗәкләрне тоткарлый торган билбауларны алыгыз
Әгәр җәйге сезонда бакчагызда феромон һәм хуш исле тозаклар куйгансыз, агачларга корткыч бөҗәкләрне тоткарлый торган билбаулар яки фонарьлар урнаштыргансыз икән, аларны алырга вакыт. Әлеге җайланмаларны корткычлардан чистартыгыз һәм яндырыгыз яки зарарсызландырып, киләсе елга кадәр коры урынга куегыз. Шуннан соң кулыгызга щетка алып, кәүсәне мүк һәм лишайниклардан чистартыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев