Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Үсентегә суны ничек сибәргә?

Үсентеләргә

«Апрель» атамасының килеп чыгышы турында берничә фараз бар. Күпчелек белгечләр аны латинчадан «aperire» («ачарга») сүзеннән ясалган дип фаразлый. Чыннан да, бу вакытта бөреләр ачыла, табигать уяна. Икенче фараз буенча, ул латинчадан «икенче» дигән мәгънәне аңлата. Чөнки Борынгы Рим календаренда ул икенче ай булган. Өченче фараз: ул Борынгы Грециянең матурлык һәм мәхәббәт алиһәсе Афродита хөрмәтенә шулай аталган. Ул – уңдырышлылык, мәңгелек яз, тормыш алиһәсе дә.

Татарларда Нәүрүздән соң, ягъни 21 марттан, «яңарыш ае» (авылча атамасы – «ала кар ай») башлана. Борынгылар бу ай башында Яңа ел башлануны бәйрәм иткән. Яз җитә, бу – кар карала торган чак. 

Үсентеләргә суны иртән яки көндез сибәргә тырышыгыз. Кичтән су сибеп калдырганда үсемлекләрнең тамырлары юеш һәм салкын туфракта туңарга мөмкин. Бу үсемлекләрнең төрле авыруларга бирешү куркынычын арттыра.
Үсентеләргә алдан агызып куеп, бүлмә температурасына кадәр җылынган су сибегез. Бу киңәш аеруча шәһәрдә торучыларга кагыла. Шәһәрдә суны йогышсызландыру өчен хлорлыйлар. Үсемлекләр хлор яратмый.
Суны артык күп сибүдән үсентеләр гөмбәле чирләр, караяк авыруына бирешергә мөмкин. Чиргә бирешү куркынычы булганда суны үсентеләрнең аслыгына гына салалар. Тик бу ысул тиешенчә тамыр җәйгән үсентеләр өчен генә яраклы.

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев