Бал кортлары умартада даими температура тота
Белә идегезме?
• Бал кортлары умартада даими температура тота. Ул 33 градустан төшсә, алар активрак хәрәкәтләнеп, җылылык бүлеп чыгара башлый. Бик эссе булса, канатлары белән җилләнеп, кайнар һаваны куалар.
• Гипермаркетларда, камералардан тыш, гадәти киемдәге сак хезмәткәрләре дә бар. Алар кибет буйлап күзәтеп йөриләр, шикле кешеләр булса, камера артында утыручы белгечләргә хәбәр итәләр.
• Германиядә машинаны шәрә килеш йөртергә рөхсәт ителә. Тик шәрә машина йөртүче машинасыннан чыкса, штраф түләтәләр.
• Америкада яшәүчеләр көн саен 18 гектар пицца ашый.
• Йогышлы авыруларның 80 проценты эчә торган суның сыйфаты начар булу белән бәйле.
• Өстәлдә, кухня раковинасында, кибет әрҗәсендә, банкоматта, телефонда бактерияләр унитаздагыдан күбрәк.
• Пингвиннарның тозлы суны төче суга әйләндерә торган фильтрлары бар.
• Француз акыл иясе Жан-Жак Руссо, эшләргә комачауламасыннар дип, биш баласын да приютка биргән.
• Кояш күзлекләрен Кытайда судьялар өчен уйлап тапкан булганнар – хөкем карарын укыганда йөзләрен күрсәтмәс өчен.
• Канадада күлләр саны дөньядагы барлык илләрдәге күлләр саныннан күбрәк.
• Кыргый хайваннардан сусыз иң озак тора алучы кыргый хайван дөя түгел — күмәк.
• Үкчәле аяк киемнәре башта хәлле ир-атлар өчен булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев