Бичура үч алган
Булмас димә!
– Мәктәптә укыган еллар, без ул чакта Уфада коммуналкада яши идек. Ике гаиләгә ике бүлмә, ә бәдрәф, ванна, коридор, кухня, төрле иске-москы белән тулы кладовка – уртак. Без һәрвакыт үз бүлмәбездә яшәсәк, күршеләр даими алмашынып торды. Өстәвенә, яңалары килгән саен юньсезрәкләре кереп урнашты. Аларга ияреп бичура да керде, күрәсең.
Ниһаять, аның белән күрешү көне дә килеп җитте. Мин өйдә өстәл артында ялгызым гына дәресләр әзерләп утыра идем. Берзаман күз кырые белән генә күрәм: ишек янында кемдер басып тора! Буе метрдан артыграктыр, кара-җирән йонлы, гәүдәгә киңчә генә.
Ул, шунда басып, мине күзәтә, ә мин – күз кырые белән генә аны. Вакыт агышы тукталган кебек булды. Шунда мин кинәт кенә аңа таба борылдым, ул шунда ук коридорга чыгып йөгерде. Мин, җиңелчә шок хәленнән бераз һуш җыеп, урындыктан сикереп тордым да коридорга ташландым, ә анда инде беркем дә юк! Берничә көн үткәннән соң ул минем кызыксынучанлыгым өчен үч алырга килде...
Төн уртасы үткәннән соң сулар һава җитмәгәнлектән уянып киттем. Селкенә дә алмыйм, көч-хәл белән башымны тәрәзәгә таба борам, ә аннан бернинди яктылык та үтми, дөм караңгы. Шуннан соң әнине чакырмакчы булам, ләкин бер сүз дә әйтә алмыйм, гырылдыйм гына. Үпкәләремдә һава бетүен тоеп, ничек тә ныграк итеп гырларга тырышам. Шуннан соң әни уянып китте дә утны яндырмыйча гына хәлемне сораша, нәрсә булды, ди. Теге караңгылык шундук юкка чыкты, ул ваннадагы суны агызган кебек каядыр агып китте. Аннары мин дә җиңел итеп тын ала башладым, ә әни, төнге утны кабызып, соравын кабатлый. Әмма мин аңа һаман җавап бирә алмыйм, чөнки җитәрлек сулыш алып өлгермәгән идем әле. Бераздан гына, ниһаять, әнигә тын алуы авыр булды, дип җавапладым да, кухняга чыгып, су эчтем һәм күкрәктәге авырлык юкка чыкты.
Без гаиләбез белән аннан күченеп киткәч кенә бу мәхшәрләрдән котылдык.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев