Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

Кара каргалар кайтты

Җылы яклардан күчмә кошлар кайта башлады, язның беренче билгесе – кара каргаларны шәһәрдәшләребез дә күрергә өлгерде инде.

«Әлеге кошлар белән чын яз килә», – диләр. Бу гади әйтем генә түгел, ә табигатьнең даими циклын, яшәешнең яңаруын, һава торышының үзгәрүен күрсәтүче билге. 
Карга-козгыннарны бик акыллы, хәтта кешеләр кебек логик фикерләү сәләтенә ия дияләр. Фәнни чыганакларга караганда, аларның баш мие пропорциясе шимпанзеныкына тиң икән. Ничек акыллы дип уйламыйсың: алар светофордагы яшел һәм кызыл утның нәрсә аңлатканын кайбер кешеләргә караганда яхшырак аңлый, ди.
Шәһәрдә яшәүче козгыннарның еш кына агачтагы чикләвекне алып, аны машина юлында калдырып китүләре дә мәгълүм. Ни өчен, дисезме? Шул рәвешле алар чикләвекне ваттыра икән. Шунысы да гаҗәп: алар чикләвекне, гадәттә, светофор тукталышы алдына куя. Машина узып киткәч һәм каршы якта светофорның яшел уты янгач, ашыкмый гына ватылган чикләвеге янына килә. 
Өлкән кеше белән баланың кайсы ягы белән аерылуын да белә бу кошлар. Бала-чагадан нидер урлап булачагын һәм аның өчен бернинди җәза алмаячагын да аңлыйлар. Шуңа күрә алар өлкәннәрдән читтәрәк йөриләр, ә кечкенәләр белән бер утыргычта утырырга мөмкиннәр.
Карга-козгыннар санитар вазифаларын да башкаралар икән. Чүп-чар өемнәрен, хәтта шәһәрдәге ташландык урыннарны да алардан да яхшырак тазартучы җан иясе юк, диләр. Кумаклардан аермалы буларак, козгыннар беркайчан да кешеләргә йогышлы чирләрне таратучы була алмыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык карга