Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

Кофены һаман кул белән җыялар

Күпләр яратып куллана торган кофеның тәме аны ничек җыюга да бәйле.

Безнең чынаякка килеп җиткәнче кофе бөртекләре катлаулы юл уза. Мөһим этапларның берсе – аны җыю. 

Бүгенге заманда механикалаштырылган җыю алымы да киң таралган. Тик бөртекләрне кул белән җыюдан баш тартмыйлар. Мондый алым үсемлекләр белән сак эш итәргә булыша. Ботаклары да сынмый, җимешләренә дә зыян килми. Техника белән эшләгәндә җимешкә яфраклар, ботаклар да кушыла, плантацияләргә зыян килә. 

Машина белән җыю Бразилиядə киң таралган. Ә менə Һиндстанда, Кениядә, Үзәк Америкада һәм Эфиопиядә күбрәк кеше хезмәтенә өстенлек бирелә.

Эшчеләрне гадәттә яллап эшләтәләр, түләү дә җыелган җиләкнең күләменнән чыгып башкарыла. Бу бик авыр хезмәт — чөнки кофеның җимешләре берьюлы өлгерми, аларны бөртекләп чүпләргә туры килә. Тик җирле хуҗалыкларда нәкъ менә кул белән җыюга өстенлек бирәләр. Бу эш түземлек, игътибар, көч сораса да, фәкать шулай гына югары сыйфатлы кофе җитештереп була. Кул белән җыелган кофеның гына тәме, хуш исе саклана һәм ул кыйммәтрәк йөри.

Фото: кофе / фото ясалма интеллект иҗаты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык