Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

«Күршеләрнең бер чиләк йомыркасын ваттык»

Балачак хатирәләре.

Җылы җәйге көннәр азайган саен, күңелдә истәлекләр яңара. Без үскәндә айфон, айпад, компьютерлар юк иде бит. Урамда күрше малайлар һәм кызлар белән уйнап үстек. Көндез йорттагы, өйдәге эшләрне эшлибез дә, бушаган арада уйнап алабыз. 

Без гел күрше Айратлар белән уйный идек. Бер вакыт аларның абзарына кереп, бер зур чиләк йомырка таптык. Элек бит зур-зур суыткычлар юк иде. Халидә апа йомырканы шулай күләгәдә, салкын җирдә саклаган күрәмсең... Ә без чиләктәге бар йомырканы стенага бәреп ватып бетердек. Стена сап-сары булды. Ни гаҗәп, Халидә апа моның өчен безне орышмады. Безнең арадагы дуслык та кимемәде. 

Гаилә белән балыкка йөрүләр дә һаман истән чыкмый. Әти балыкка барырга махсус кәрзин үрә иде. Шуның белән шактый күп балык тотып кайта идек.
Әти-әниләрдән башка, күрше кызлары белән марля, майкалар алып инештә балык куып йөргән вакытлар да сагындыра. Кечкенә маймычлар эләксә дә, сөенә идек.  Елга төбендәге тимер-томыр, пыяла ватыкларына басып, аякларыбызны авырттырып бетерә идек, әмма су буеннан кайтып керми идек. 
Авылда тагын бер рәхәт җир – авыл башында сыерларны каршы алу урыны бар иде. Шунда олысы, кечесе бергә җыелып яңалыклар сөйләшә, йөзек салыш, куыш уйный идек.

Хәзер авыл да бетте, сыерлар да азайды. Авылда да, шәһәрдә дә тормыш бертөрле, кызыксызга әйләнде.   
Еллар узган саен бу хәлләрне искә төшереп, көлешәбез, үткәннәрне сагынабыз. Рәхәт чаклар булган икән. Хәзер генә ул олысы да, кечесе дә кулыннан телефонын төшерми. Бала-чагалар урамда ничек, ниләр уйнарга да белмиләр, кирәксенмиләр дә. Хәзер безнең өчен авылда иң рәхәт җир –  зират. Кайткан саен шунда барып, кадерле кешеләребезнең каберләренә зыярәт кылгач, бертөрле рәхәт булып, күңел чистарып кала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тарихы