Кыш бабайларны бутаган
Безнең цехта да Яңа елга әзерләнә башладылар.
Сиксәненче еллар, совет чоры заманы. Безнең цехта да Яңа елга әзерләнә башладылар. Балаларга күчтәнәчләр таратырга Кыш бабайны, Кар кызын, шоферны билгеләп куяр өчен җыелыш булды. Озак кына бәхәсләшә торгач, мин Кыш бабай булырга риза булдым, чөнки булачак Кар кызы Лена миңа бик тә ошый иде.
Безне, алдагы елларда шул миссияне үтәгәннәр, өйрәтә башладылар, янәсе, бик кыстасалар да, эчмәгез, дип кисәттеләр. Миңа моны аңлатып тору кирәк түгел, чөнки сала торган гадәтем юк, «шайтан суын» бөтенләй дә җенем сөйми.
Яңа елга алты сәгать кала, барачак фатирларны картадан карадык та юлга кузгалдык. Шофер – технолог егет, аны бик сирәк күрә торган идек, безнең белән бик кырыс кына сөйләште. Имеш, ул ашыга, аңа уникегә кадәр өендә булырга кирәк. «Озак маташсагыз, көтеп тормам», – дип кисәтте.
Йөрибез шулай фатирлар буенча: соңга таба тәмам туйдыра башлады.
Бөтенесендә дә бертөрле очрашу: балалар чыршы янына басып, тырыша-тырыша шигырь сөйлиләр, ә без аркаларыннан сөя-сөя бүләк өләшәбез. Ахырга таба Кар кызым бик нык арыды, «Бар инде, үзең генә котлап чык», – дигәч, бичаракайны жәлләдем дә, соңгы йортка үзем генә киттем.
Лифт та эшләми булып чыкты, уф! Уен-муен түгел, 12 катка менәсе. Җиденче катка менгәндә, тагын бер Кыш бабайны очраттым. Ул кочаклап, бәйрәм белән котлады.
Кирәкле фатирга менеп җиттем, хәерчегә җил каршы дигәндәй, бу юлы игезәк малайларга юлыктым. Икесе дә пошмаслар, вакытны суза-суза, салмак кына шигырьләрен сөйлиләр. Икесенә дә берьюлы соңгы бүләкләремне тапшырдым да чыгып йөгердем.
Урамга чыксам, мине көтүче машина юк. Нишлисең, берникадәр араны җәяүләп атларга туры килде. Төне суык, җитмәсә, буран да чыкты. Кыш бабай киеме бик юка икән, өшеп беттем. Өй янына кайтып җитсәм, ни күрим? Теге Кыш бабай да туңып йөри. Баксаң, безнең шофер Кыш бабайның ай-ваена карамыйча, аны мин дип белеп, шушы адреска илтеп куйган. «Туганым»ны жәлләп, башта өйгә алып кереп, үзен кайнар чәй эчердем, аннан такси белән өенә озаттым. Нишлисең, шулай да булгалый!
Шәфкать Ганиев / фото: кыш бабайлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев