«Кызыл алтын» иле
Белә идегезме?
Сербияне кура җиләге иле дип йөртәләр. Ул дөньяда кура җиләген иң күп җитештерүче һәм чит илләргә сатучы булып санала. Кура җиләген монда «кызыл алтын», ә Арилье шәһәрен дөньякүләм кура җиләге башкаласы дип йөртәләр.
Сербиядә бу җимешне үстерү өчен уникаль табигый шартлар бар. Климат уртача континенталь: җәй эссе, кыш артык салкын түгел. Бу вегетация вакытының озын булуына һәм уңышны елына 2–3 тапкыр җыеп алырга мөмкинлек бирә. Туфрак минералларга һәм органик матдәләргә бай, бу югары уңдырышлыкка китерә. Моннан тыш, илнең рельефы да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңай — плантацияләрне тау итәкләрендә, җилдән һәм температураның кискен үзгәрешләреннән саклый торган урыннарда урнаштырырга мөмкинлек бирә.
Ил елына йөзләрчә мең тонна кура җиләге сата — фәкать Россия һәм Мексикадан гына калыша. Сатып алучылары — Европа берлеге илләре, Россия, АКШ һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләре.
Заман технологияләре киң кулланылса да, Сербиядә кура җиләген нигездә кул белән җыялар. Болай иткәндә, җиләк янчелми.
Сербия үзендә җитештергән кура җиләген халыкара мөнәсәбәтләрне саклауда да файдалана. Әйтик, 2020 елда бу ил COVIDтан аеруча зыян күргән күрше дәүләтләргә гуманитар ярдәм итеп кура җиләге озата.
Сербиядә ел саен үткәрелә торган «Кура җиләге» фестивале туристларның игътибарын җәлеп итә. Анда кура җиләгеннән әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим ителә. Шулай ук кура җиләге үстерү технологияләре белән танышырга һәм җыеп карарга да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев