Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

Мәетләр ишетәме?

Булмас димә!

Исәнмесез. Үзем белән булган хәлне язарга булдым. Бианам үлгәнгә 18 ел. Аны сакларга дус хатыннары да килгән иде. Ә иремнең апасы, бик нык йокысы килү сәбәпле, кичтән кайтып китте. Мин, килен буларак, мәет янында төн кундым. Төнлә дус хатыннар үзара сөйләшеп алганнар, имеш, кызы әнисе мәете янында төнгә калмаган, киленне (мин инде) мактап алганнар.
Шулай икенче көнне кайнанамны җирләдек. Җидесенә дус хатыннарын да чакырдым, әмма берсе шунда ук килмәячәген әйтте. "Ачуланма, мин кайнанаң янында төн кунганда минут эчендә төш курдем. Шул хатыннар сөйләшеп алганнан соң, кайнанаң төшкә керде. Син ник минем кызым турында сөйлисең, яныма бүтән килмә, диде. Шуннан соң бик курыктым, чак төнне уздырдым", - ди. Менә шулай, мәетләр ишетеп ята икән, җәмәгать.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык булмас димә