Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Бу кызык

«Мәетне илтеп куйдым»

Бу вакыйгага инде 10 еллап вакыт узды.

Беркөнне авылга кунакка кайткач, сыйныфташым кич утырырга урамга чакырды. Ул безнең мәктәпкә күрше авылдан йөреп укыды. Ул вакытта әле без 25 яшьлек кенә, гаиләбез юк, шәһәрдән кунакка кайткач, кайчакта сөйләшеп утыра идек. Мәктәптә укыганда да шулай дус идек, бер-беребезгә серләрне сөйли идек. Минем мунчадан соң чыгып йөрисем килмәде, ә икенче көнне бу миңа шалтыратып бик гаҗәеп хәлләр сөйләде.
«Син чыкмагач, бераз машинада авылны әйләндем, туктап телефоннан сөйләштем. Шулчакта тыкрыкта машина тәрәзәсен шакыйлар. «Мине авылның соңгы баганасы янында төшереп калдыр әле», – ди бу ир-ат. Аны төшереп калдырдым да үз авылыма кайтып киттем. Машинаны гаражга кертеп куйгач кына уянып киткәндәй булдым: тәрәзә шакучы бездән бер сыйныфка түбән укыган Артур иде бит! Әмма ул бит бер ел элек асылынып үлде! Күмәргә үзем дә кайттым, үз күзләрем белән күрдем. Иң кызыгы – тәрәзә шакыгач, бернидән дә шикләнмәдем, уйламадым да, үзен дә таныдым, алай сөйләшеп тә тормадык, бер минутлык кына юл бит. Төшереп калдырдым да тыныч кына кайттым бит әле. Сихерләнгән кебек. Ник анда илтүне сораган икән?» – ди сыйныфташым.
Мин дә бик гаҗәпләндем, ышанмыйчарак тордым, әмма аның хис-кичерешләреннән ялганламаганын аңладым. Авылдан чыкканда соңгы багана зиратка илтә торган юл янында тора. Бу сәер вакыйгалар моның белән генә тәмамланмады: бер айдан соң сыйныфташым вафат булды. Безнең авыл янында, зираттан ерак түгел, тигез җирдә төнлә машинасы белән юл кырыена әйләнеп капланган иде ул...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмас димә