Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артист кайда – тамашачы шунда

Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрының гастрольләрен шәһәрдәшләребез ел саен көтеп ала. Данлыклы коллектив белән чаллылылар кабат киләсе елның февраль һәм март айларында очраша алачак. Әлеге гастрольләрнең үзенчәлеге турында театр директоры, шәһәрдәшебез Илфир Якупов белән әңгәмә кордык.

– Илфир Илшатович, бу юлы шәһәрдәшләребезне нинди спектакльләр белән куандырырга исәп тотасыз?
–  Чаллыдагы гастрольләребез 24 февральдән 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Без спектакльләребезне Аяз Гыйләҗев исемендәге татар Дәүләт драма театрында, «Энергетик» мәдәният сараенда һәм Орган музыкасы залында куячакбыз.  Тамашачыларга Марсель Сәлимҗановның туган көнендә чыккан премьера – «Сәфәр» моңсу комедиясен, «Сүнгән йолдызлар», «Мәхәббәт FM», «Хуш, авылым», «Хуш, авылым. Хыял», «Сагынырсызмы?», «Өйләнәм», «Томан», «Бию пәрие», балалар өчен «Малай, бүре һәм Шомбай», «Театр. Музыка. Яхин» кыскасы, 8 көндә төрле жанрдагы 21 тамаша күрсәтергә исәп тотабыз. 
– Орган музыкасы залында тамашачыларны нәрсә көтә?
–  Күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, «Театр. Музыка. Яхин» дип исемләнгән ике бүлектән торган программа әзерләдек.  Аның беренче өлешендә театрыбыз артистлары оркестрга кушылып Рөстәм Яхин романсларын башкарачак, ә икенче өлештә мәшһүр композиторның фортепияно өчен музыкаль әсәрен оркестр белән бергә Чаллыда туып-үскән талантлы егет Зөлфәт Фәхразиев уйнаячак. Әлеге программа югары профессионал җыр сәнгатен бәяли белүче шәһәрдәшләребез күңеленә хуш килер дип өметләнәм. 
–  Илфир Илшатович, җәмәгатьчелек Камал театрына яңа бина төзелүне, дөресрәге аның урынын үзгәртүне бик авыр кабул итте. Ияләнгән урыннан күчү артистларны гына түгел, тамашачыларны да куркыта бит...
– Килешәм. Моннан 35 ел элек театр иске бинасынннан бүгенгесенә күчкәндә дә, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдиновлар әйтүенчә, андый курку хисе булган. Әмма халык бит бинага түгел, яраткан артистлары уйнаган спектакльләрне карарга килә. Аларга татар мохите, татар рухы кирәк. Кайда татар спектакльләре уйнала, татар музыкасы яңгырый – татар үзәге шунда. 
– Театрны яңа бинага күчерү кирәк идеме? Яңасы бүгенгесеннән ерак булачакмы?
– Театр – тере, җанлы сәнгать. Шуңа күрә ул һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Хәрәкәт өчен үзгәреш, диварларны гына түгел, хәтта бинаны да күчерергә кирәк. Хәзерге бина бүгенге заман таләпләренә җавап бирми. Булачак бина Кабан күленең икенче ягында, Һ.Такташ урамында төзеләчәк. – Проектны әзерләү буенча халыкара бәйге оештырылган иде. Финалга 8 архитектор чыкты. Алар арасында Япония, Англия, Россия, Татарстан архитекторлары бар. Без аларга татар театры, татар тамашачысы, татар күңеле  турында мәгълүматлар, үзебезнең теләк-фикерләребезне җиткердек.
– Бу гастрольләрдә Чаллыга кайсы артистлар килә?
–  Труппадагы барлык артистлар да 8 көн дәвамында Чаллыда була дисәм дә ялгыш булмас. Илдус Әхмәтҗанов, Зөлфирә Зарипова, Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллин һәм башка олпат  артистлар белән бергә Искәндәр Хәйруллинар буыны һәм яшьләр уйнаячак. Кыскасы, спектакльләрдә һәр буынның яраткан артисты катнаша. 
– Билетлар сатуга чыктымы? 
– Узган гастрольләр вакытында күпләр килгәнегезне белми калдык диделәр. Шуңа күрә бу юлы 3 ай элек хәбәр итәргә булдык. Билетлар театр сайтында сатыла башлады. Яраткан спектаклегезгә билет алып калырга, тамашаларыбызны карарга ашыгыгыз, дусларым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә