Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы предприятиеләрендә ковидка каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә

Узган атнада Роспотребнадзор Чаллыда 22 хуҗалык итүче субъектны тикшергән, шуларның алтысында хокук бозулар ачыкланган.

Эш нәтиҗәләре турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев сөйләде.
«Гидростроительләр ур., 4 адресы буенча урнашкан «Инсайт» клиникасы тикшерелде, анда пациентларның термометриясен үткәрмәү, эпидемиологик анамнез җыймау очраклары ачыкланган, вестибюль группасында тикшерү вакытында һаваны зарарсызландыру үткәрелмәгән. Шуңа бәйле рәвештә вазифаи затны 6.3 статьясының 2 өлеше буенча беркетмә төзүгә чакырдылар», – дип аңлатты Илгизәр Бариев. 
Шулай ук Роспотребнадзор хезмәткәрләре «Пятерочка» челтәре кибетләрендә дә бозулар ачыклаган: сәүдә учреждениеләре хезмәткәрләренең СOVID-19га каршы вакцинация комплексы тәмамланмаган, коллективта эш башланыр алдыннан термометрия һәм вируска каршы чаралар кулланып дезинфекция тулысынча үткәрелмәгән.
Наил Мәһдиев санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Бу – гап-гади таләпләр: термометрия булырга тиеш, безнең шәһәрдә, барлык балалар бакчаларында, үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртучы барлык бюджет учреждениеләрендә һәм коллективларында, күптән зарарсызландыру җиһазлары бар». 
Әйтергә кирәк, пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 5 540 очрагы теркәлгән.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация