Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Җылылык электр үзәге 50 еллыгын билгеләп үтте

Чаллы Җылылык электр үзәге ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. «Энергетик» мәдәният сараенда әлеге датаны бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

Ветераннарны һәм предприятие хезмәткәрләрен мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады: «Яр Чаллы Җылылык электр үзәге – ярты миллионлы шәһәрнең йөрәге. Хөрмәтле юбилярлар, сезнең ярдәм белән йөзләгән предприятие, мөһим социаль-мәдәни объектларның, республика һәм федераль хакимият органнары объектларының, торак йортларның өзлексез эшләве тәэмин ителә. Биш дистә ел эчендә Чаллы Җылылык электр үзәге Россия Федерациясенең ун иң эре җылылык станцияләре арасында әйдәп баручы урыннарның берсен алды. Бу – унынчы ел Әнвәр Мәгъсүм улы Хаҗиев җитәкчелегендә хезмәт куйган коллектив казанышы. Бу вакыт эчендә сез яңа технологияләр кертү белән актив шөгыльләнәсез, энергияне саклау һәм әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирәсез.
Барлык чаллылылар исеменнән туган шәһәребез һәм аның халкы иминлеге хакына озак еллар нәтиҗәле хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм», - диде ул.
Аерым рәхмәт сүзләре гаилә династияләре адресына яңгырады, алар Чаллы Җылылык электр үзәгендә нигез салынганнан бирле эшли башлаган. Бүген анда хезмәт династияләре эшли, аларның һәркайсының гомуми стажы 80, 90 һәм 100 елдан артып китә.
«Җылылык электр үзәген эшләтеп җибәрүчеләр энергетика фәнен энтузиазм белән үзләштергәннәр, баракларда яшәгәннәр, цехларда кунып йөргәннәр, яңа объектларны сафка бастырганнар, әмма язмышның авырлыгына зарланмаганнар. Алар үзләренең балалары һәм оныклары өчен киләчәк төзегәннәр. Бай тәҗрибә туплап, яшь буын энергетикларның остазларына әверелделәр һәм үзләренә лаеклы алмаш үстерделәр», - дип билгеләп үтте Ирина Сәгыйдуллина.
Чаллы Җылылык электр үзәге хезмәт коллективын шулай ук «Челтәрләр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев котлады.
Чара кысаларында алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм юбилей