Кышкы паркта йөрү: чаңгы һәм скандинавия йөреше
Үзәк районда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Яр буе паркында ике чакрымлы дистанцияне уздылар: чаңгыда яки скандинавия таяклары белән.
Чаңгы ярышларында иң җитезләр – Андрей Бояршинов һәм Энҗе Мирсәгыйтова.
Чаңгыда йөрү һәм скандинавия таяклары белән йөрү – спорт белән мавыгучы һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булган кешеләрне берләштерә торган традицион чаралар. Барлык катнашучылар һәм җанатарлар вакытларын саф һавада сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрделәр. Шулай ук бүләкләр дә тапшырылды.
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев