Аллаһ сайлаган спортчы: Азат Җәләев хаҗга юллама отты
15 ноябрьдә «Витязь» спорт мәктәбендә ТР Диния Нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм армспорт буенча мөселман яшьләренең XVI Россиякүләм турниры үтте.
Аның төп призы – Изге хаҗга юлламага 29 яшьлек Түбән Кама спортчысы Азат Җәләев лаек булды. Елдагыча кадерле бүләк иясен барлык авырлык категорияләрендә дә җиңүчеләр арасында жирәбә салып ачыкладылар. «Кәгазьне ачып «Хаҗ» дигән язуны укыгач, башта бераз икеләнеп калдым, мин аны «Хадж» дип язалардыр дип уйлый идем. Сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. Иптәшләрем котлый башлагач кына җиңүемне аңладым», – ди турнир батыры.
– Азат, сине зур җиңүең белән котлыйм, шундый затлы бүләккә лаек булдың. Моңа кадәр мондый кыйммәтле приз алганың булмагандыр әле?
– Әлбәттә, юк. Бу бит мөселман кеше өчен – иң зур бүләк. Һәм быел ул, ниһаять, миңа эләкте. Шатлыгымны әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел. Аллаһы Тәгалә изге хаҗ җирләренә йөздән артык спортчы арасыннан мине сайлап чакырды. Бу фикернең үзеннән генә дә каз тәннәре чыга бит.
– Ниһаять, дидең, синең инде моңа кадәр дә бу ярышларда катнашканың булган, димәк?
– Әйе, турнирда инде мин 5 тапкыр көчемне сынадым. Ике тапкыр, үз авырлык категориямдә җиңү яулап, жирәбә өлешенә дә килеп җиткәнем булды. Тик моңа кадәр гел буш кәгазь кисәге генә чыга иде.
– Турнир видеоларыннан күренгәнчә, син жирәбәгә үрелгәч, иреннәреңне селкетеп, эчтән генә нәрсәдер әйттең дә әле?
– Бигрәк игътибарлы икәнсез (көлә). Жирәбәне алганда ук мин ниндидер бер җылылык тойдым һәм пышылдап кына «Бисмилла» укыдым. «Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын», – дидем. Гомумән, һәр эшнең башында «Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим»не әйтергә кирәк. Андый эшнең ахыры хәерле була. Өстәвенә, «Бисмилла»ны әйтүчегә Аллаһ Тәгалә бу сүзләрдәге һәр хәреф өчен дүрт мең савап яза, дүрт мең начар гамәлен бетерә һәм шул ук санга аның дәрәҗәсен дә арттыра, – ди дин әһелләре.
– Синең дә дәрәҗәң күпкә артты инде хәзер, Азат. Үзең җиңәргә өметләнеп килгән идеңме соң?
– «Өметсез шайтан гына була», – диләр бит. Һәркем уңыш казанырына ышана. Бүген булмаса – иртәгә, иртәгә булмаса – берсекөнгә. Чын спортчы шундый булырга тиеш тә инде ул. Беркайчан да «булмый» дип кул селтәргә ярамый.
– Син армспорт белән кайчан һәм ни рәвешле мавыга башладың?
– Түбән Камада 1нче мәктәптә укыганда кул көрәше буенча турнир оештырганнар иде. Миңа ул чакта 14 яшь тирәсе булгандыр. Кызыксынып, катнашып карарга булдым. Бөтен егетләрнең дә кулын аудардым диярлек, берсе генә бирешмәде (елмая). Анысы да армспорт түгәрәгенә йөрүче булып чыкты. Үземдә шундый көч, сәләт барлыгын белгәч, мин дә профессиональ рәвештә бу спорт белән шөгыльләнергә булдым. 2нче гимназиядәге түгәрәккә язылып, тренер Равил абый Харисов белән осталыгымны чарлый башладым.
– Гомумән, армспорт белән шөгыльләнү авырмы?
– Билгеле, баштарак җиңел булмады, кулларым сызлап интектерде. Авыртуларына түзә алмый салкын карга, бозлы суга тыккан чаклар да еш булды. 1-1,5 ел ярым үткәч кенә организм күнекте, сызлаулар бетте. 15 яшемдә инде мин юниорлар арасында Татарстан чемпионы исемен яуладым. Ике тапкыр илкүләм чемпионатта көмеш призёр булдым. 18 яшемдә Литвада дөньякүләм ярышларда катнашып алтынчы урын алдым. Остазыма зур рәхмәт, ул мине бик күп нәрсәләргә өйрәтте.
– Димәк, бу спорт төренең дә үз серләре бар?
– Әлбәттә. Армспорт ул беренче карашка гына гади тоела. Тик биредә дә шахматтагы кебек логик яктан башны эшләтү мөһим. Кулны ничек куясын, кайсы якка авыштырасын алдан ук уйларга, көндәшеңнең фикерләрен укый белергә кирәк.
– Бүгенге көндә кайда шөгыльләнәсең?
– Туган шәһәрем Түбән Камадагы «Динамо» спорт мәктәбенә йөрим. Армрестлинг буенча бик көчле команда анда безнең. Әле ай башында гына Татарстан чемпионатыннан уңышлы чыгыш ясап кайттык. Мин 2 урынга лаек булдым. Теләгем – Россия чемпионатында беренче алтылыкка кереп, Россиянең спорт мастеры исемен алу. Кем белә, бәлкем, бу теләгем дә быел чынга ашар.
– Азат, армспорт төп эшеңме?
– Юк, бүгенге көндә мин төзелеш өлкәсендә инженер булып хезмәт куям. Кичен, эштән бушагач кына спорт залына китәм.
– Хезмәттәшләрең спорттагы уңышларың хакында беләме?
– Хаҗга юллама отуымны да мин хәбәр иткәнче үк белгәннәр иде инде (елмая). Бер җитезе WhatsApp төркемебезгә төшереп җибәргән. Шаккаттылар, котладылар, мактадылар.
– Ә иң беренче булып кем тәбрикләде?
– Әлбәттә инде әтием һәм хәләл җефетем. Алар һәрвакыт минем өчен җан атып торалар, ярышлардан фото һәм видеоларны да мин иң элек аларга төшереп җибәрәм. Бертуган абыем да бар әле минем. Ул да заманында армспорт белән шөгыльләнеп алган иде.
– Ә хаҗга кем белән барырга уйлыйсың соң?
– Бушлай юллама бер кешелек кенә. Кем белә, киләсе елның хаҗ вакытына кадәр акча туплап булса, бәлкем, тормыш иптәшем белән бергә барырбыз.
– Азат, ничек уйлыйсың, ни өчен бу юллама нәкъ менә сиңа чыкты икән?
– Хаҗга бару бит инде ул мөмкинлеге булган мөселман өчен фарыз, ягъни һичшиксез үтәлергә тиешле гамәл. Бәлкем, Аллаһ мине тырышлыгым, шушы бәйгегә кат-кат килүем, бирешмәвем өчен бүләкләгәндер. Бәлкем, иманымны тагын да ныгыту өчендер, үткәндә кылган берәр изге гамәлем дә сәбәп булырга мөмкин. Бу җир йөзендә бер генә нәрсә дә җавапсыз калмый бит: яхшылык та, начарлык та иртәме-соңмы үзеңә әйләнеп кайта. Шуңа да һәркайсыбызның гамәлләре бары изгелеккә генә юнәлгән булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев