Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Асылташ» приюты балалары Чаллыдагы иң зур мәчет төзелешенә ярдәм күрсәтте

«Җәмигъ» мәчете төзелешенә ярдәм иткән хәйриячеләрнең исемлеген иман йортының ишегалдындагы махсус ташка уеп язачаклар.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр бүген Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә булды. Балалар бирегә изге ният – иман йорты төзелешенә хәйрия ярдәме күрсәтү теләге белән килде. Шәһәркүләм Корбан бәйрәмендә кечкенә шәһәрдәшләр  үз кул эшләрен сатып, акча туплаган булган. Бу сумманы алар «Җәмигъ» мәчете төзелеше фондының Попечительләр советы рәисе Уел Хөсәеновка тапшырды. 

«Бу безнең өчен көтелмәгән вакыйга булды. Яшь буынның да шулай изге эшләргә тартылуына күңел куана. Тагы да дәртләнеп, илһамланып эшлисе килә башлый. Безгә бит һәр ярдәм кадерле. Чөнки мәчетебез хәйриячеләр ярдәме белән төзелә. Һәм бу бинабыз киләчәк буыннарга бездән бер тиңсез мирас булып калачак», – дип хис кичерешләре белән уртаклашты Уел Галимович. 

Шулай ук җитәкче балаларның исемнәре киләчәктә, «Җәмигъ» мәчете төзелешенә ярдәм иткән хәйриячеләрнең исемлегенә кертелеп, махсус ташка уеп язылачак, диде. Аны мәчет ишегалдындагы мәйданга урнаштырачаклар, дип ышандырды. Очрашу барышында ул яшь хәйриячеләргә «Чаллы икмәге» АҖе ярдәме белән әзерләнгән ризык тупланмалары һәм туңдырмалар да таратты.

Чара кысаларында балалар үзләре дә мәчетнең булачак бинасы белән танышты. Төзелеш туктап торган урыннарын тыштан да, эчтән дә карап чыкты. 

Уел Хөсәенов белдерүенчә, бүгенге көндә иман йорты яртылаш диярлек әзер. Хәзерге вакытта биредә мәчетнең ике манарасын күтәрәләр. Аларның озынлыгы 69 метрны (ай өлеше белән 82 метр) тәшкил итәчәк. Әлегә 32 метрын күтәргәннәр. Шул ук вакытта биредә витражларны монтажлау, бинаны мәрмәр белән тышлау эшләре дә алып барыла. Моның белән «Евростиль» оешмасы хезмәткәрләре шөгыльләнә. Әлеге хезмәтләрен алар хәйрия шартларында башкара.  

Барлыгы ел башыннан «Җәмигъ» мәчете төзелешенә хәйриячеләр ярдәме белән 25 млн сум акча тупланган. 2010 елдан башлап бу сумма 320 млн сумны тәшкил иткән. Финаслар белән бәйле проблемалар килеп чыкмаса, мәчетне якынча алдагы 3 елда төзеп бетерергә исәп тоталар.

Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелешенә финанс ярдәмне интернет-сайт аша да күрсәтергә була. Моның өчен https://fondjamig.ru сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән реквизитлардан гына файдаланырга кирәк. Шунда ук куар-код аша түләү мөмкинлеге дә булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай