Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бакчалардан уңыш җыелды – гошер сәдакасын бирер вакыт җитте

Мисал өчен, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп мохтаҗларга бирергә кирәк.

Уңышның күп өлеше инде бакчалардан җыеп алынды, капчык-әрҗәләргә салынып, базларга салынды. Динебез буенча, аннан гошер чыгарырга, ягъни җыеп алган яшелчәләрнең аерым бер күләмен мохтаҗларга яисә дини, социаль оешмаларга бирергә кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. 

“Гошер сәдакасы ул – Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака дип аңларга кирәк. Бу хакта Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендәге 267 нче аятьтә дә әйтелә. “...Җирдә чыккан байлыкны сәдака итеп бирегез...” диелә анда. Намаз укырга, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәткән кебек, безгә кешеләрне гошер бирергә гадәтләндерергә кирәк. Бу – безнең бурыч”, - ди дин әһелләре. 

Әлеге төр сәдаканы көзнең кайсы аенда да бирергә ярый. Һәм, гомумән, көз көнендә генә түгел, ә икенче уңыш өлгергәнче теләсә кайсы вакытта тапшырырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам