Балалар ничә яшьтән ураза тота ала?
Дин һәм тормыш

Балалар ничә яшьтән ураза тота ала?

Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовтан җавап.

– Әлеге гыйбадәт балигъ булу яшенә җиткән балалар өчен генә фарыз. Ягъни, малайлар төшләнсә, кызларның күреме килә башласа ураза тотарга бурычлы булалар. Ә инде кечкенә балаларга ашау-эчүдән тыелу мәҗбүри түгел. Аларны уразага хикмәт белән генә, үз теләкләрен исәпкә алып, китерергә кирәк.  Мәҗбүриләп, орышып ашау-эчүдән тыелып торырга кушсак, уразага нәфрәт уянырга мөмкин. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев