Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бу вакытта кылынган догалар кире кагылмый

Без догаларның кабул булу ихтималы зур булган вакытлар турында яхшырак белергә тиеш.

Изге Рамазан ае чоры Раббыбызның догаларны кабул итү ихтималы зур булган вакыт булып санала. Бер хәдистә: «Өч кешенең догасы кире кагылмас: Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тотучының, тәкъва имамның һәм рәнҗетелгән кешенең», диелә (Әхмәд һәм Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).

Рамазан ае калебләрне чистарту ае булып санала, Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотуны барлык сәламәт булган мөселман өчен фарыз кылды. Димәк, бу айда ураза тоткан кешенең кылган догалары кабул булырга бик тә мөмкин. 
Тагын әле бу айда Кадер кичәсе дигән бөек кичә барлыгын да беләбез. Бу кичә хакында хәдистә: «Кадер кичәсен Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп йокламыйча гыйбадәттә үткәргән кешенең барлык гөнаһлары кичерелер», диелә (Бохари һәм Мөслим хәдис җыентыкларыннан). Ә Изге Коръәндә «Кадер» сүрәсенең 3 нче аятендә: «Кадер кичәсе мең кичәдән дә хәерлерәк», диелә. Бу төндә Аллаһы Тәгалә җир йөзенә бәрәкәтен, рәхмәтен, чиксез күп фәрештәләрен иңдерә. Ул фәрештәләр гыйбадәт кылучылар янында булып, аларның догаларына «ӘМИН» диеп торачаклар, дип хәбәр ителә.

Илшат Солтанов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай